Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәй – мул сөт чоры

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген район буенча һәр сыердан уртача 14,8 килограмм сөт савып алына. Фото - Pixabay.com

Бу узган елның шул чоры күрсәткеченнән 2 килограммга күбрәк. Бу көннәрдә малларга яшел масса чабып ашатуны оештырган “Туган як” агрофирмасында сыерларның продуктлылыгы тагын да югары. Биредә көн саен 8 тонна сөт җитештерелә, уртача көнлек савым 20 килограммнан артып киткән. “Август-Мөслим” агрофирмасында да узган елгы күрсәткечне узып эшлиләр. Агрофирмада көнлек тулай савым 10,5 тонна тәшкил итә. Һәр сыердан уртача 14,8 килограмм сөт савып алалар. Белгечләр әйтүенчә, фермер хуҗалыкларында һәм гаилә фермаларында савым сыерлары көтүлекләрдә йөртеп ашатыла. Нәтиҗәдә малларның продуктлылыгы да сизелерлек арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев