Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәй көннәре ямьле дә...

Быелгы җәй җылы көннәре белән сөендерә. Май-июнь айларындагы салкыннардан соң җылы тансык булса да, үтә дә кызу һава югары кан басымы белән интегүчеләргә авырлык тудыра.

 – Һава температурасы 32-38 градуска да җитте. Мондый эссе көннәрдә балаларга аеруча игътибарлы булыгыз! Эсседә төрле хроник чирләр кискенләшергә мөмкин. Бигрәк тә йөрәк-кан тамыры системасы авырулары булган кешеләргә саклану мөһим. Өлкән яшьтәгеләр – хәвеф төркемендә. Аларның күбесе йөрәк, кан басымы белән интегә. Көннең иң эссе вакытында, ягъни 11 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кояш астында озак тормаска тырышыгыз. Сәламәт кешеләргә дә эсседә авыр физик хезмәт белән озак шөгыльләнергә ярамый, – ди район поликлиникасының участок терапевты Илнар Шәмсетдинов.

Кызу көннәрдә кондиционерлар эшли. Аларның туктаусыз эшләве күпләрдә аллергия китереп чыгаруын билгеләп үтә белгечләр. Кушылган вентилятор янында да озак торырга ярамый, чөнки эссе тәнгә салкын һава өрдерү өске сулыш юллары инфекциясе китереп чыгарырга мөмкин.

– Бик күпләр, матур буласы, бронза төсенә керәсе килә дип, озак вакытлар кояш астында ята. Су кергәндә, кояшта кызынганда да саклану кирәк. Тән тиресе кызарып чыгу – начар билге. Бу – беренче дәрәҗә пешү, дигән сүз. Пляжда, су буенда зонт астында яки күләгәле җирдә урнашу зарур. Тән тиресенә кояштан саклаучы крем сөртергә кирәк. Онкологик чирләр кояш нурлары астында активлашуын онытмагыз, – ди район поликлиникасының онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева.

Табиблар эсседә ачык төстәге, табигый тукымалардан тегелгән киемнәрдән йөрергә киңәш итә. Башны кояш нурларыннан саклау өчен яулык бәйләп, эшләпә, бейсболка киеп йөрергә кирәк.

– Кояш астында озак булганнан соң башыгыз әйләнә, күңелегез болгана, йөрәгегез ешрак тибә башлый икән, бу – кояш сугуның беренче билгеләре. Кеше хәтта аңын югалтырга, ә тән температурасы 41 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Хәлегез кискенләшсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Эсседә туклануга да игътибарлы булыгыз. Тозлы, майлы, кыздырылган, әче ризыклардан баш тартыгыз. Яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт ризыклары файдалы. Гомумән, кызуда азрак ашау яхшырак, – ди табиб Илнар Шәмсетдинов.

Табиблар эссе көннәрдә кофе, газлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту нык зыянлы дип белдерә.  Сусауны басу өчен чиста газсыз су һәм ширбәтсез чәй эчү яхшы. Эчемлекнең температурасы 18-20 градус булырга тиеш. Бөер һәм бүленеп чыгу әгъзаларында хроник авырулары булган кешеләргә сыеклыкны күзәтүдә тотып кына эчәргә киңәш ителә. Исерткечне бөтенләй кулланмагыз! Эчкәч, кан тамырлары киңәя, суга кергәч, температура аермасыннан кан тамырлары кискен тарая һәм шартлый. Бу инфаркт, инсульт кебек күңелсезлекләргә китерергә мөмкин.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев