Хезмәттә яуланган хөрмәт
“Почет билгесе” орденына лаек булу – зур дәрәҗә.
Елгабаш авылында яшәүче Каниф Сафинга 90 яшь тулды. Хезмәт ветеранын юбилее белән район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләде. Ул Каниф абыйга Россия Президентының котлавын җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Элеккеге колхоз-совхозлар терлекчелек белән ныклап шөгыльләнде. Дәүләткә терлекчелек продуктларын тапшыруда уңышка ирешкән хуҗалык җитәкчеләре данланды. Гади терлекчеләр дә лаеклы бүләкләр алды. Елгабаш авылында яшәүче Каниф Сафин – шундыйларның берсе.
Каниф Сафин – бөтен гомерен терлекчелеккә багышлаган зат. 1932 елда туган малайга чордашлары кебек бик иртә тормыш арбасына җигелергә туры килә. Аларның буыны фронтка киткән әти-абыйлары урынына көн-төн колхозда хезмәт куя. Икенче сыйныфтан соң кечкенә Каниф тә шул сафка баса. Кайда кушсалар, шунда эшли карусыз бала. Ул чор турындагы хәтирәләр ветеран күңелендә инде тоныклана барса да, кичергән авырлыклар, кыенлыклар әле онытылмаган.
– Ачлыкны да күрдек, ялангачлыкны да. Кышлар гел суык була иде, өскә, аякка кияргә кием юк, – дип искә ала Каниф абый балачак елларын.
Өлкән абыйсы Галимҗан сугышка китә, яраланып, госпитальдә дәвалана. Шуннан “тагын сугышка китәбез” дигән бер хаты килә. Җиде бала үстергән Нәһерлеҗинан белән Сафа гаиләсе өлкән улларыннан башка хәбәр көтеп алалмыйлар.
– Гел терлекчелектә эшләдем. Өч ел армиядә хезмәт иткәндә генә аерылып тордым бу эштән, – ди Каниф ага. – Пенсиягә чыкканчы колхоз малларын карадым. Җитәкчелек эшемне ошаткандыр инде. Хезмәтемне югары бәяләделәр.
Фидакарь хезмәте өчен 1973 елны Каниф Сафинны Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикърәт Табиев “Почет билгесе” ордены белән бүләкли.
Колхозга җаны-тәне белән береккән авыл агае лаеклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый, колхозда төрле эштә йөри.
– Үземнең атымда фермага ылыс та ташыдым, урып-җыю чорында ындыр табагында каравылда да тордым, – ди Каниф абый. Эш белән юанып тагын егерме ел үткәнен сизми дә кала. Сиксән яшендә генә чынлап эштән туктый ул.
Тормыш иптәше Гөлсинә белән икәүләп таңнан фермага китә алар. Аннан кайткач ихатадагы эшләрне башкарып, авылдашлары кебек гади тормыш алып баралар. Сафиннар өч ир бала тәрбияләп үстерә. Аларны олы тормышка озата. Гөлсинә апа гына бүгенге матур көннәрне күрә алмаган, тугыз ел элек гүр иясе булган. Авырлыкларны, югалтуларны җиңә барып яши ветеран. Бүген ул улы Марат, килене Рушания тәрбиясендә онык-оныкчыкларына куанып яши. Төп йорттагы оныклары Рүзил Әлмәттә нефть өлкәсендә эшли, әнисе кебек шәфкать туташы һөнәрен сайлаган Рүзинәләре инде гаиләле, үзләре бала үстерә.
– Киленем бик әйбәт минем. Карап-тәрбияләп кенә тора. Рәхмәт балаларга, – дип сөенә юбиляр бабай.
Туксан яшь тулды дип, түрдә аяк бөкләп утырырга җыенмый кебек әле ул. Улы Марат Үрәзмәт комплексына йөреп эшли, килене – шәфкать туташы Рушанияны да авылдашлары көтеп кенә тора. Алар эштә чакта Каниф абый йорт тоткасы булып, көченнән килгән кадәр ихатада эш башкарып, мал-туар арасында юанып көнен үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев