Хезмәткә - дан
“Хезмәткә - дан” аллеясында фотосурәтләре урын алган райондашларыбыз.
Мадьярова Айсылу Минневасил кызы – 2018 елдан районыбызның 29 китапханәсе белән уңышлы җитәкчелек итә. Бик яхшы оештыручы, коммуникабельле, коллектив белән уртак тел таба, иҗади атмосфера булдыра белә торган җитәкче. Ул эшләгән вакыттан халыкка китапханә хезмәтен күрсәтүне оештыру, китапханә хезмәткәрләре иҗаты өчен шартлар тудыру, китапханәләр эшен камилләштерү буенча күләмле эш башкарылды. Соңгы елларда аның җитәкчелегендә китапханәләр грант программалары конкурсларында актив катнашып, уңышлы нәтиҗәләргә ирештеләр. Коллективның иҗади уңышлары яшь буынны һәрьяклап үстерүгә һәм тәрбияләүгә, авыл җирлеге халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә, актив гражданлык позициясен һәм мәдәниятне үстерүгә уңай нәтиҗә бирә
Сәлимгәрәев Кәрим Сәетгәрәй улы – Мөслим районы электр челтәрләренең җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге белән җитәкчелек итә. Үз вазыйфаларын югары профессиональ дәрәҗәдә башкара. Булачак эшчәнлекне сыйфатлы итеп планлаштыра, тапшырылган юнәлешне контрольдә тота, нигезле идарәчел карарлар кабул итә белә. Предприятие хезмәткәрләре арасында абруе зур. Әлмәт электр челтәрләре җитәкчелегеннән дә рәхмәт сүзләре бар. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Мансурова Зөһрә Мәкъсүт кызы – райондашларыбыз бик яратып куллана торган “Шифа” даруханәләр челтәре җитәкчесе. Җирлегебездә даруханәгә мөрәҗәгать итмәгән кешеләр бик сирәктер. Елмаюлы йөз, тәмле сүз белән каршы алсалар, бар хасталарың онытыла. Зөһрә ханым җитәкләгән өч даруханәдә дә нәкъ шундый мохит хөкем сөрә. Бу елны “Шифа” берләшмәсе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Күп санлы дипломнар, рәхмәт хатлары Зөһрә ханымның үз профессиясенә тугры калып, яратып эшләвен сөйли. 2010 елда ул "Ел иганәчесе" республикакүләм бәйгесендә җиңү яулады. Бүген дә иҗтимагый эшчәнлектә, иганәчелектә актив катнша.
Минһаҗев Рүзәл Радик улы – Мөслим районы Метрәй авылының туган җир җанлыклы егете. Нинди эшкә генә алынса да, аны яратып башкара. Төсле калайдан бизәкләр ясау дисеңме, “Мөслим кырмыскалары” КВН командасын оештырып, республика күләмендә үткәрелгән ярышларның финалына ук бары җитү, “Игелекккә бер адым” хәйрия төркеме төзеп, районның гына түгел, республиканың ярдәмгә мохтаҗ кешеләренә ярдәм оештыру – болар барсы да Рүзәлнең тырышлык җимеше. Иҗатын бик яратып кабул итәләр, популяр җырчылар аның сүзләренә язылган җырларны бөтен ил халкы алдында башкара. Махсус хәрби операция башлангач, анда хезмәт иткән егетләргә ярдәм оештырып, 11 нче тапкыр алар янына барып кайтты безнең Рүзәлебез.
Семенова Венера Гайсә кызы – Мөслим гимназиясенең югары категорияле химия укытучысы. 32 еллык педагогик стажга ия. Югары теоритик һәм методик әзерлекле белгеч, тәҗрибәле укытучы, ул укытуның формаларын, ысулларын һәм чараларын сайлауда иҗади якын килә белүе белән аерылып тора. Фәнне яхшы белүе, Венера Гайсовнаның укучыларына тирән һәм ныклы белемнәргә ирешергә мөмкинлек бирә. Соңгы биш елда предмет буенча сыйфат дәрәҗәсе уртача 80 процент тәшкил итә. Соңгы ике елда аның ике укучысы бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшырды. Укучылары фән буенча олимпиадаларда югары уңышлары белән сөендерәләр. Югары профессионализм, инициатива, иҗат, коммуникабельлек, балаларга һәм үз эшенә мәхәббәт – укучыларының, хезмәттәшләренең, ата-аналарның һәм җәмәгатьчелекнең ихтирамын уята.
Әхмәтов Иршат Фатих улы – тәҗрибәле җитәкче, грамоталы белгеч. Соңгы биш елда “Туган як” агрофирмасында баш агроном булып хезмәт куя. Көзге һәм язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча хуҗалык ел саен районда беренче урынны яулый. Иршат Фатыйх улы район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек, 2011 елда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2013 елда “Ел белгече” титулын яулый.
Гайнетдинова Нәкыйбә Гафар кызы – 1979 елдан бирле Мөслим үзәк хастаханәсендә күз табибы булып хезмәт куя. Үз өлкәсендә бердәнбер белгеч буларак, ул районның балалар һәм өлкәннәр офтальмология хезмәтен оештырды. Күз кабинетын аппаратлар, инструментлар белән җиһазлауны яхшыртты. Аның хезмәте нәтиҗәсендә офтальмология хезмәте авыл районнары арасында алдынгы тәҗрибә базасы булып тора.
Шәрифуллин Расих Риф улы – “Татавтодор” берләшмәсе хезмәткәре. Озак вакыт эшләү дәверендә үзен хезмәт сөючән һәм ярдәмчел итеп күрсәтте. Ул техниканы бик яхшы белә, юл-төзелеш машиналарын ремонтлаганда хезмәттәшләренә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Үз эшенең чын остасы. Ул йөк төягәндә, бушатканда, төрле йөкләрне күчереп йөрткәндә чын профессионал булуын һәрдаим күрсәтә. Хезмәттәшләре алдында зур абруй казанган коллегабыз, диләр аның хакында.
Исмәгыйлева Лиана Ленар кызы – Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныфын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Район тарихында икенче тапкыр бердәм дәүләт имтиханнарының икесен 100 баллга тапшырды! Ул бик сәләтле, максатчан, кызыксынучан, киң карашлы укучы. Бүгенге көндә Лиана - Казан медицина университеты студенты.
Шакирова Алинә Марат кызы – Мөслим лицееның 10 нчы сыйныфы укучысы. 2022-2023 уку елында Бөтенроссия һәм республикакүләм фән олимпидаларының муниципаль этабында алты җиңү һәм тугыз призлы урын яулады. Республика этабында ике җиңү һәм биш призлы урын алуга иреште: Татарстан тарихы, рус әдәбияты фәннәреннән җиңүче, физика, геология, татар теле, татар әдәбияты, рус теле буенча призер булды. Укуда ирешкән уңышлары һәм фән бәйгеләрендә җиңүләре өчен Алинә “Ел укучысы-2023” титулына иреште.
Римма Афзалова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев