Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Харрас Әюп фестивале

Түреш авылындагы Харрас чишмәсе шимбә көнне иҗат кешеләрен үзенә җыйды.

Түреш авылындагы Харрас чишмәсе шимбә көнне иҗат кешеләрен үзенә җыйды. Мәшһүр татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Харрас Әюпнең туган көнендә өченче мәртәбә районара шигырь язучылар фестивале узды. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.

Шигырь язучылар җирлегебездә аз түгел. Мөслимлеләр белән бергә бу көнне Актаныш, Сарман, Минзәлә районының каләм тирбәтүчеләре дә Иске Карамалы мәдәният йортында көч сынашты. Беренче урынны - Сарманнан Зөлфия Шәрипова, икенче урынны - коллегабыз Лилия Шәймиева, өченче урынны Сарманнан Әшрәфулла Зарипов алды. Җиңүчеләргә һәм лауреат исемен алган конкурсантларгы кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырылды.

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев