WorldSkills бәйгесендә мөслимлеләр дә катнашты
Татарстанда WorldSkills стандартлары буенча узучы информацион технологияләр чемпионатында райондашларыбызның да катнашуы - үзе мәртәбә! 25-30 ноябрь көннәрендә башкалада "Яшь профессионаллар" исеме астында узган региональ чемпионатта Сарман аграр көллияте филиалының икенче курс студенты Алия Галәветдинова да катнашты. Бәйгедән 4 нче урын алып, райондашыбыз "Икмәк пешерү" компетенциясе буенча чемпионатның катнашучы сертификаты белән бүләкләнде. Алиянең мастеры - Лилия Закирова. Аңа "Яшь профессионаллар" региональ чемпионатының эксперты" сертификаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев