Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәрәшбаш мәктәбенә – 50 ел

30 май көнне Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 50 еллык тарихына багышланган Соңгы кыңгырау бәйрәме узды.

Бәйрәм хатирәләр белән уртаклашу мизгелләре, дәртле җырлар белән үрелеп барды. 50 ел эчендә укыткан һәрбер укытучы ихлас җылы сүзләр белән искә алынды. Һәрбер кунак эчкерсез бүләк - укучылар күңел жылысын биреп үстергән миләүшә гөлләрен кабул итеп алды. "Ахыры моңсу булса да, күңелләрне кузгаткан, истә калырлык очрашу булды", - диләр бәйрәмдә катнашучылар.

 Фотолар Вәрәшбаш авыл җирлеге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев