Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәрәшбаш һәм Кр. Шуран авыл җирлекләрендә отчет сессияләре узды

Вәрәшбаш авыл җирлегенең яшәешенә күз салсак, биредә барлык социаль объектлар да тулы көченә эшләп килә. Күпчелек авылларга хас булган юллар проблемасы да биредә юк, дияргә була.

Шулай да ел әйләнәсе җирлектә күләмле эшләр башкарылган. Авыл урамнарын гравий белән тигезләгәннәр. Урамнарны яктырту, ташландык хәлдә булган чишмә территорияләрен төзекләндерү, зиаратта тәртип булдыру - болар барысы да авылның киләчәген тәэмин итү максатыннан эшләнә. Агымдагы елда да халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен шактый эшләр башкарылыр, дип көтелә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, дәүләт һәм район җитәкчелеге тарафыннан авылларны саклап калуга зур игътибар юнәлтелә. Ә халык үзе бу юнәлештә активмы? Кеше башыннан 300 сум күләмендә җыелучы үзарасалым акчасын да бит әле авырыксынып кына түләүчеләр шактый. Үз җирлегебезнең яшәешенә карат битараф булу - дөрес фикер түгел, диде район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов.

Крәш Шуран авыл җирлегендә узган отчет сессиясендә дә күтәрелде бу мәсьәлә. Җирлек башлыгы үзарасалым акчасына башкарылган эшләр турында бәян итү генә түгел, агымдагы елда бу төр салым нинди максатларда кулланырлырга мөмкин икәнлеген исбатлады.

Әйе, Крәш Шуран авыл җирлеге раойн үзәгеннән ерак урнашса да, җирлегебездә булган үзгәрешләр аларны да битараф калдырырга тиеш түгел. Район башлыгы Рамил Муллин сүзләренчә, район үзәген төзекләндерү белән беррәттән кече авылларга да узган 2014 елда игътибар булмады түгел. Бөтенләй юл күрмәгән авылларның юл челтәрен төзекләндерү эшенә старт бирелде. Глобаль проблемага әврелегән чисталык мәсьәләсенә дә чишелеш табылды. Бүген күпчелек авыл халкы каты көнкүреш калдыкларын махсус машинага чыгара. Тагын бер зур эшчәнлек - ул урамнарны яктырту системасының яңаруы.

Ә бит бу эшләрнең барсын да халыктан җыелучы үзарасалым акчасына гына башкарып чыгшып булмас иде. Зур кыенлык белән булса да, халыкның бу эштә теләп катнашуы үз нәтиҗәсен күрсәтте.

Билгеле, сораулар да кала бирә. Очрашу барышында яңгыраган сорауларның һәркайсы тулы җавап алмаса да, киләчәктә алар җитәкчелекнең эш планына кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев