Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Вәрәшбаш авылында чара узды

Авылдашларыбыз үзләренең Армия сафларында хезмәт иткәндә улларының, ирләренең язган хатларын алып килгәннәр иде.

Вәрәшбаш авыл клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бик күңелле бәйрәм концерты узды. Бәйрәм җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Чараны Миләүшә Хәсәнова алып барды. Авылдашларыбыз үзләренең Армия сафларында хезмәт иткәндә улларының, ирләренең язган хатларын алып килгәннәр иде. Алар турында да фикер алыштык. Ир-егетләребезне бәйрәм белән котлап, Рамил Сахаутдинов, Илдар Шәймөхәммәтов, Әнүзә Әхмәтова,Гөлинә Мөэминова,  Илсур Кирамовлар үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Ләйсән Яхина үзенең дәртле биюләре белән тамашачыларның күңелен күтәрде. Кызлар һәм егетләр ансамбле башкаруында яңгыраган җырлар да бәйрәмгә ямь өстәделәр. Тамашачылар клуб бинасында әзерләнгән күргәзмәне дә бик теләп карадылар. Чара һәр тамашачының күңелендә уңай тәэсир калдырды. 


Миляуша Хасанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев