Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре башлана

1 марттан Россия мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре – ВПРлар үткәрелә. Безнең районда алар 15  марттан 20 майга кадәр аралыкта үткәреләчәк. Быел ВПРлар 4-8 сыйныф укучылары өчен штат режимында, 11 сыйныф укучылары өчен – мәктәп директорының боерыгы буенча узачак.⠀

Тикшерү эшләренең вариантлары һәр мәктәп өчен шәхси рәвештә ВПР биремнәре банкыннан формалаша. Беренче булып аны унберенче сыйныф укучылары язачак. Алар өчен тикшерү эшләре тарих, биология, география, физика, химия һәм инглиз теле буенча узачак. Әлеге предметлар буенча тикшерү эшен 11 нче сыйныфлар бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен сайламаган очракта үтә. География буенча ВПР мәктәпнең укыту планына карап, 10 нчы яисә 11 нче сыйныфта үткәрелә.
4 сыйныф укучылары - рус теле, математика һәм әйләнә-тирә дөнья, 5 нчеләр рус теле, математика, тарих, биологиядән тикшерү эшләре яза. 6-8 нче сыйныфлар өчен - рус теле һәм математика, ә 7 сыйныфта чит тел буенча ВПР мәҗбүри. Тагын ике фән тикшерү эше әлеге сыйныфларда очраклы сайлау нигезендә узачак. 
Кайбер фәннәрдән ВПРны компьютер ярдәмендә башкарып булачак. Бу 2022 елның яңалыгы булып тора.
Тикшерү эше ул имтихан түгел. Төзелеше һәм эчтәлеге буенча ул еллык контроль эштән әллә ни аерылмый    . Аермасы бары шунда: биредә кулланылучы технология тикшерү эшләрен барлык мәктәпләрдә берьюлы үткәрергә һәм укучыларның белемнәрен объектив бәяләргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә әти-әниләр, мондый төр тикшерү эшләренә әзерләнгәндә, паникага бирелмәскә, ә баланың җитди әзерлеге өчен уңай шартлар тудырырга, вакытын дөрес бүлергә ярдәм итәргә, мораль һәм псилогик яктан аңа ярдәм итәргә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев