Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волейбол ярышлары узды (+ФОТОЛАР)

30 март көнне Мөслимнең универсаль спорт залында " Көчлеләр кубогына"("Кубок сильнейших") ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары үтте.

"Көчлеләр кубогы" Мөслим командалары арасында 3 ел рәттән үткәрелә. Иртәнге тугызынчы яртыда башланып, кичке 10 тикле дәвам иткән ярышта быел барлыгы 14 команда көчен сынады.
Хатын-кызлар арасында "Яшьлек"командасына тиңнәр булмады("Яшьлек"командасы 2018 елның да җиңучесе)
Метрәй авыл җирлеге командасы; Мари-Бүләр авыл җирлеге.
Ир-атлар арасында урыннар:
1 нче урында "Яшьлек"(3 ел рәттән беренчелекне ала)
2 нче урында Рус Шуган авыл җирлеге
3 нче урында "Илтранс" командасы.
Җиңуче командалар "Яшьлек"ССК һәм иганәчеләр әзерләгән грамота, медаль, кубок һәм кыйммәтле пакет белән бүләкләнделәр.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев