ВЛКСМның 100 еллыгына. Комсомол – канатлы яшьлек
Бар иде бит безнең дә яшь чаклар! Бүгенгедәй хәтердә: Мөслим урта мәктәбендә укыган чакта безне тантаналы рәвештә комсомол сафларына алдылар. Бу көнне без барыбыз да бәхет кошы тоткан кебек хис иттек үзебезне.
Комсомол билетын бик кадерләп сакладык. Биш орденлы Ленин комсомолы значогына, аның билетына ия булу безгә яшьләргә тәртипле, кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга өндәде. Мәктәптә төрле кичәләр, концертлар, ярышлар уздыра идек. Комсомол комитеты әгъзалары укуда да, җәмәгать эшләрендә дә бөтен мәктәп укучылар өчен үрнәк иделәр.
1960 елда "Мөслим" совхозында китапханә мөдире булып эшли башладым. Унике авылдан торган хуҗалыкта бу вакытта комсомол оешмасын Мәхмүт Гыйлаҗев җитәкли иде. Ул Михайловка авылында туып үскән, шофер булып эшләгән. Актив, уңган, һәрьяклап үрнәк, җитез егетне хезмәттәшләре комсомол секретаре итеп сайлап куйганнар. Мине үзәк усадьба комсоргы итеп билгеләделәр. Шуганка, Баланлы, Ташлыяр, Атлас, Тойгельде, Элемтә бүлекчәләренә барып фермаларда, клубларда, кыр станнарында алдынгылар белән очрашу, ветераннарны хөрмәтләү, тематик кичәләр, концертлар, спектакльләр куя идек. Төрле кызыклы чаралар, КВНнар оештырып күкрәп, яшьнәп яшәде ул чорларда яшьләр. Эчүчелек белән көрәшә идек. Тәртип бозучыларны, комсомол комитетына чакырып, утлы табада биеттек.
Мәхмүт Гыйлаҗев, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер булды. Шактый еллар туган совхозында эшләгәннән соң, 1972 елда КамАЗ төзелешенә чакыру алды. Медицина институтын тәмамлаган Рәзинә исемле табибәгә өйләнеп, 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары Рөстәм һәм Эльвира да - табиблар. "Камгэсэнергострой" автоидарәсендә партком секретаре булып эшләгән җиреннән Мәхмүт Гыйлаҗевне Тукай районы партия комитетының II секретаре теп сайлыйлар. Үзен яхшы яктан гына күрсәткән хезмәткәрне тагын да югарырак эшкә билгелиләр. 1982 елда Мәхмүт Вәҗетдиновичка Тукай районы башкарма комитеты рәисе вазыйфалары йөкләнә. Ә тагын бер елдан районның беренче секретаре итеп сайлана. Тукай районын якташыбыз 1988 елга кадәр җитәкли. Ул елларда Яр Чаллыда күп кенә авыл хуҗалыгы объектлары төзелде. Монда, һичшиксез, җитәкченең өлеше әйтеп бетергесез зур була. Бу объектлар арасында "Весенний" теплица-комбинаты, "Сосновоборский" дуңгызчылык комплексы, кошчылык фабрикасы һәм башкалар бар.
КамАЗда эшләгән елларында якташыбызга ике тапкыр Почет билгесе ордены, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә. Күп тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Әнә шундый үрнәк тормыш юлы узган Мәхмүт Гыйлаҗев бүген арабызда булмаса да, без аны һәрчак хөрмәт белән искә алабыз.
Флүрә Дәүләтшина,
хезмәт ветераны.
Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев