Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Чагин: «Дакарда» җиңүне ТАССРның 100 еллыгына, кадерле республикага, яраткан Татарстанга багышлыйбыз"

Дакар-2020» ралли-рейдында җиңү, Согуд Гарәбстанында яңа трассаның үзенчәлекләре, пилотлар әзерләү һәм башка күп нәрсәләр турында «Татар-информ» корреспондентына йөк машиналары классында «Дакар» раллиенда җиде тапкыр җиңүче, «КАМАЗ-мастер» командасы легендасы һәм аның җитәкчесе Владимир Чагин сөйләде.

 -Җиңүгә бик шат, чөнки "Дакар"яңа территориядә узды. Оешма яхшы дәрәҗәдә иде, барлык катнашучылар да канәгать калды. Яңа трассада кыенлыклар күп иде, әмма без, «КАМАЗ-мастер», аларны җиңдек, шул рәвешле илебез автосәнәгатенең һәм Россия спортының югары планкасын күрсәттек. Безнең өчен бу елны эшләү мөһим иде. Узышта катнашкан һәр машинаның алгы панельдә ТАССРның 100 еллыгы логотибы була. Һәм без бу елда «Дакар»да беренче урын алуыбызга бик шат. Без бу җиңүне кадерле республикага, яраткан Татарстанга багышлыйбыз-диде Владимир Чагин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев