Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Виктория җиләген лайлач үрчүдән саклау чаралары

Бу җәйдә бакчабызда лайлач үрчеде. Виктория җиләгенә “һөҗүм” иттеләр. Алар белән ничек көрәшергә?

Бу җәйдә бакчабызда лайлач үрчеде. Виктория җиләгенә “һөҗүм” иттеләр. Алар белән ничек көрәшергә?

Г. Морзаханова. Мөслим.

Сорауга лаеклы ялдагы агроном, һәвәскәр бакчачы Радик Мансуров җавап бирә.

– Лайлач – моллюсклар классына керүче кабырчыксыз корткыч бөҗәк. Алар нигездә төнлә хәрәкәт итәләр, тукланулары да төнге вакытка туры килә. Кояш яратмыйлар, шунлыктан көндезләрен күләгә урыннарда яшеренеп яталар. Бакчаның төрле урыннарына такта, капчык кисәкләре ташласагыз, алар көндезен шуның астына җыела. Җыеп алып, тозлы суга салыгыз һәм юк итегез.

Көздән бакчаны казып яки сөреп калдыру, җиләк түтәлләренең рәт араларын эшкәртү дә лайлачларга каршы көрәшнең ышанычлы агротехник алымы санала. Җәен бакчадагы сукмак читләренә 10 литр суга 2 мл исәбеннән “Каратэ”, “Децис” кебек препаратлар сиптерү дә файда бирә.

Белешмә

Бакча җиләгендә лайлач күренсә, түтәлгә коры көл сибегез.

Атнага бер тапкыр кич белән түтәлләргә 10 %лы нашатырь спирты катнашмасы (бер чиләк суга – 2 аш кашыгы) сибәргә кирәк.

1,5 литрлы шешәләргә кер сабыны кисәкләрен, салып, бакчаның төрле урынына яткырып куйсагыз, лайлачлар шунда кереп тулачак.

Кычыткан лайлач, әкәм-төкәмнәрне бакчага якын китерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча виктория җиләге