Вәгазь сөйләүчеләр бәйгесендә
Мөслимдәге Җәмигъ мәчетендә мөслимәләр арасында “Әйтер сүзем бар сезгә” дип исемләнгән вәгазь бәйгесе үтте.
Дүрт ел рәттән үткәрелүче бу чарада 60лап конкурсант катнашты. Алар арасында күрше-тирә районнардан, Удмурт Республикасыннан да хатын-кызлар бар иде. Чыгыш ясаучыларның вәгазьләре бай эчтәлекле һәм йөрәккә үтеп керерлек булды. Үз яшь төркемнәрендә Ләйлә Низамова, Сәидә Бакирова, Рәүфә Шамдинова җиңүче булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев