Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеринария табиблары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Ветеринар һөнәренең нинди җаваплы һәм кирәкле булуын кечкенәдән үк белеп үсәбез, дисәм дә – хата булмас.

Ветеринар һөнәренең нинди җаваплы һәм кирәкле булуын кечкенәдән үк белеп үсәбез, дисәм дә – хата булмас. Әкияттәге кебек, бармаклары өшеп туңган, җәрәхәтләнгән хайваннарга беренче ярдәмне дә алар күрсәтә, төрле авыруларга каршы вакциналарны да алар ясый. 
Район дәүләт ветеринария берләшмәсен Олег Мандрейкин җитәкли башлаганнан бирле оешма шактый үзгәрешләр кичерде. 2017 елда лабораториядә – 1 миллион сумга, быел 2 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. Ветеринария берләшмәсенең төп бинасында исә 900 мең сумга түбә ябылды. 
– Яңа җиһазлар, заманча приборлар кайтканнан соң эш шартлары тагын да яхшырды. Быел республика программасы ярдәме белән күчмә пункт кайтты. УАЗ машинасы базасындагы әлеге пункт хирургия эшләре өчен кирәкле бар җиһазлар белән дә тәэмин ителгән. Хайваннарның тоякларын эшкәртү һәм чистарту, биналарга дезинфекция үткәрү өчен һәркем мөрәҗәгать итә ала. Бүгенге көндә “Туган як” агрофирмасындагы мөгезле эре терлекләрнең тоякларын чистарту эшләре бара, – ди О. Мандрейкин. 
Җирлегебездәге санитар-эпидемиологик хәлнең куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче район ветеринария оешмасында 27 кеше эшли. Шуларның өчесе – яшь белгеч. Аларның хезмәт хакларына ай саен 8әр мең сум акча өстәлә. Оешманың Түбән Табын, Елгабаш, Иске Карамалы авылларында дүрт ветеринар участогы эшли. Аларда, малларны дәвалаудан тыш, ясалма орлыкландыру хезмәте дә башкарыла. Һәрберсендә ветеринар даруханәләр дә бар. Пунктлар югары белемле ветеринария табибы, ясалма орлыкландыру технигы, ветеринария фельдшеры белән тәэмин ителгән. 
– Маллар да авырый, аларга да үз вакытында төрле прививкалар ясау, игътибар кирәк. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе, сыеры авырып яисә ихаталарына чит хайван кереп, шуннан шикләнеп килә. Җитештерелгән табигый ризыкларның (әйтик, сөт, бал, ит, эремчек) сыйфатлары буенча сорау туган очракта да мөрәҗәгать итүчеләр шактый, – ди оешма җитәкчесе О. Мандрейкин. 
Әйе, беркемгә дә сер түгел, сәламәт малдан гына сыйфатлы продукция алып була. План нигезендә ел дәвамында маллардан кан анализы алына. Кош-корт асраучылар да районыбызда аз түгел. Татарстанда кош гриппының берничә очрагы теркәлсә дә, бу зәхмәт безне читләтеп узды. Оешма хезмәткәрләренең кош-кортларга үз вакытында ясаган вакцинаның нәтиҗәсе булды. 
Песи-этләре авырып китсә, кайберәүләр йокыдан, ашаудан кала. Якын дусларын дәвалау өчен шәһәр клиникаларына машина юллап чабучылар хәзер җиңел сулап куя ала. Хирургик ярдәм таләп ителүче чараларны гына түгел, малны стерильләштерү эшләрен дә үзебезнең ветеринария табиблары башкара. Дүрт аяклы дусларыбыз авырмасын өчен кирәкле прививкаларны да үз вакытында ясату зарур. Һәр елны яз-көз ике мәртәбә малларга вакцина ясалырга тиеш. Ләкин ниндидер сәбәпләр белән ул барлык малларга да ясалмыйча кала: кемдер өйдә булмый, кемнеңдер – капкасы бикле. Түләүсез башкарылучы әлеге чарадан малларыгызны мәхрүм итмәгез. Эт яисә песи тотучылар район ветеринария оешмасына үзләре килеп, яисә шалтыратып (телефон 2-47-30) хәбәр итәргә тиешлеген дә искәртә ветеринарлар. 
Оешманың түләүле хезмәтләр башкаруы да мәгълүм. Агарту һәм дезинфекцияләү машиналары белән алар терлек торакларын агарту, малларны яңа бинага күчергәндә дезинфекцияләү эшләре башкаралар. Эт-мәчеләрнең гомерләренә куркыныч янаганда, аяклары киселсә, машина астында калсалар яисә башка көтелмәгән хәл килеп чыкканда да аларга мөрәҗәгать итәргә була. 
31 августта ветеринария табиблары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәт ияләренә эшләрендә уңышлар телибез! Ветеринария табибы олы йөрәкле, кече җанлы булудан тыш, хайваннарны яратырга, алар дөньясын аңлый белергә тиештер. Шулай булмаса, ул эшен яратып башкара алмас иде. “Мин – булачак ветеринария табибы” конкурсында катнашкан балаларның иҗат эшләре дә шул турыда сөйли. Киләчәктә алар арасыннан да ветеринарлар чыгар әле! 

Лилия Шәймиева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев