Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеринария белешмәсе булырга тиеш

Шәхси ярдәмче хуҗалыкта асрау өчен кош-корт сатып алганда сатучыдан 4 санлы формадагы ветеринария белешмәсе яисә 1 санлы формадагы ветеринария таныклыгын сорарга кирәк.

Әлеге документларда кош-кортның төре, нәселе яисә кросс, саны, яше, китерү маршруты, җитештерүчесе, вакциналаштыру һәм үткәрелгән ветеринария чаралары, үстерү урынының эпизоотик хәле күрсәтелә. Кош-кортның тышкы кыяфәтенә һәм каурыйларына игътибар итәргә кирәк. Кош-корт актив, хәрәкәтчән, арт юлы чиста булырга тиеш. Күзләре яшьләнеп тормасын, сулавы тигез һәм чиста булсын.

Йорт кошларын сату кагыйдзләре бозу очрагында Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 10.8 маддәсе 1 бүлеге нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралган. Хокук бозу терлекләрдә инфекцияле авыруларга һәм аларның күпләп үлүенә китергән очракта РФ Җинаятьләр кодексының 249 маддәсе нигезендә җинаять баваплылыгы каралган.

Кош-корт сатучылар тарафыннан ветеринария таләпләре бозылуы турында Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең рәсми сайтына яисә 8843-570-20-08 телефоны аша хәбәр итүегез сорала.

Э. Лотфуллина,

Резеда Васенькина,

дәүләт инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев