Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миләшкәй" балалар бакчасында очрашу узды

Бакчада үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан да шактый эшләр эшләнә.

"Миләшкәй" балалар бакчасында Россиянең атказанган очучысы Рәшит Шәфыйков белән очрашу узды. "Болытлардан да биегрәк" исеме астында үткәрелгән чарада Рәшит Вагыйз улы балаларга үзенең тормышы, хезмәте турында сөйләде. Җылы очрашуны бакчаның беренче категорияле тәрбиячесе Зилә Кашапова үткәрде. Бакчада үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан да шактый эшләр эшләнә. Шул максаттан кечкенә "Миләшкәй"леләр солдат егете белән дә очрашты. "Солдатта булган диләр" исемле чарага кунак итеп чакырылган Баланлы авылы егете Алмаз Исламов сабыйларны солдат хезмәте белән таныштырды, армия мәктәбенең үзенчәлекләре турында сөйләде. Тәрбияче Айзирә Вәлиуллина оештырган очрашудан балалар бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев