Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ватан башланган җирдә

Рус Шуганда урамнар бик күп, һәрберсенең үз исеме бар. Мин аларның борын­гы исемнәрен дә хәтерлим: Музуровка, Костя урамы, Пасмуровка, Мазиткино, Украина, Курмыш. Кеше үзе яшәгән урамга, аның та­рихына битараф булмаска тиеш.

Минем өчен Курмыш һәрвакыт иң матур һәм иң әйбәт урамнарның берсе бу­лып калачак. Урам турын­да язу ул – тормыш турында, шул урамда яшәүчеләр турын­да язу, дигән сүз.

“Курмыш” сүзе нәрсә аңлата соң? “Ташлы үзән” дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Татарстанда Кур­мышев фамилиясе дә очрый. Минемчә, курмыш – авылдан читтә урнашкан урын. Биегрәк урынга менеп карасаң, бу урамның авылдан читтәрәк урнашуы аермачык күренә.

Курмышта кешеләр бик дус, тату яши. Бер-берсенә кунакка йөрешәләр, ярдәмләшеп гомер итәләр. Кичләрен, берәрсендә җыелып, хатын-кызлар кул эшләре тота, ир-атлар шах­мат-шашка уйный я кәрт су­галар. Чәй эчәләр, яңалыклар турында сөйләшәләр. Урам­дашлар кайсы кайда: кем кол­хозда, кем мәктәптә яисә баш­ка урында эшли.

Тормыш үз көе белән бара. Әмма тыныч тормышны Бөек Ватан сугышы җимерә. Курмыштагы 15 йортның һәрберсеннән ир-атлар фронт­ка китә, авылда картлар, ха­тын-кызлар һәм балалар гына кала. Сугыш һәр йортка кай­гы, авырлыклар алып килгән. Һәркем бары тик бер уй, бер фикер белән яшәгән – без җиңәчәкбез! Һәм, ниһаять, ул көн җитә! Фронтовиклар ту­ган якларына кайта башлый. Кайсы яраланган, кайсын пуля урап узган. Күпләр һәлак бул­ган.

Курмыш ветераннарын искә алмасам, дөрес булмас. Алар инде бакыйлыкта.

Лобанов Егор Егорович 1917 елда туган. Армия саф­ларына 1940 елда чакырыл­ган. Фин сугышында катнаш­кан. Бөек Ватан сугышын Ле­нинград фронтында баш­лап, Кавказда тәмамлый, яра­лана, туган авылына 1944 елның көзендә кайта. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кы­зыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Устеряков Петр Афанасье­вич армия хезмәтенә 1940 елда китә. 419нчы гаубица артил­лерия полкында хезмәт итә. 1942 елда Вольск авиамеха­никлар мәктәбен тәамалагач, 9нчы аерым уку-тренировка полкына җибәрелә. Заполя­рьеда стационар мастерской­ларда механик булып хезмәт итә. 1945 елның октябрендә за­паска китә. “За оборону Совет­ского Заполярья”, “За победу над Германией” медальләре, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Новиков Александр Ники­тич сугышка 1943 елда алы­на. Санинструкторлар курсла­рын тәмамлагач, икенче Укра­ина фронтына җибәрелә. 1944 елның мартында Южный Буг тирәсендә барган сугышлар вакытында каты яралана. Озак кына дәваланганнан соң, 1945 елның мартында сәламәтлеге буенча демобилизацияләнә.

Санников Николай Ефре­мович 1941 елда үзе теләп су­гышка китә. 58нче гвардия аерым Керчь элемтә батальо­нында хезмәт итә. Кавказ, Кы­рым, Балтыйк буен азат итүдә катнаша. Ике тапкыр – Кызыл Йолдыз ордены, “За отвагу”, “За оборону Кавказа”, “За взя­тие Кенигсберга” медальләре белән бүләкләнә. Ул бик кыю элемтәче була.

Колокольцев Юрий Алек­сандрович Сталинград өчен барган сугышларда вафат була.

Осетрин Иван Василье­вич 1925 елда туган, фронтка 1943 елда китә. Балтыйк буе фронтында 43нче гвардия ук­чылар дивизиясендә хезмәт итә. Авыр яралана. Өченче дәрәҗә Дан ордены, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан су­гышы орденнарына лаек була. Краснов Григорий Иванович та аның белән бергә хезмәт итә, хәтта госпитальдә бергә дәваланалар. Сугыштан соң да алар гаиләләре белән бик дус булды. Иван Васильевич гар­мунда бик матур итеп уйный иде, дуслар бергә җырлыйлар иде. Сугыштан соң Иван Ва­сильевич сәламәтлеге бу­енча өендә генә эшләде: аяк киемнәре текте, итек басты. Григорий Иванович колхозда эшләде.

1910 елгы Котков Павел Павлович турында да онытма­ска кирәк. Сугышның беренче көннәреннән үк ул әсирлеккә эләгә. Фанер фабрикасында эшли. Ул сугышта катнашу­чы булып исәпләнмәде, әмма ул моңа гаепле түгел. Гомер буе колхозда тимерче булып эшли, лаеклы ялда да аның хезмәтенә мохтаҗлык була.

Сугыш беткәндә 1927 елгы Кривошеев Евгений Степа­новичны да хезмәткә алалар. 1944 елның ноябреннән ул Кавказ саклану районының Кара диңгез флоты экипажы гаскәрләрендә хезмәт итә. 1946 елда өлкән матрос “За победу над Германией” медале белән бүләкләнә. 1953 елның мар­тында демобилизацияләнә.

Почанкин Анатолий Ва­сильевич 1927 елда туган. Ул хәрби хезмәтне 48нче сан­лы Тоцк авиация полкын­да укчы-моторист булып үтә. Сержант 1945 елның гыйн­варыннан 1952 елга кадәр хезмәт итә. Корея демократик республикасының Югары ха­лык җыены президенты ука­зы белән “За освобождение Ко­реи” медале белән бүләкләнә.

Аларның барысының да башка бүләкләре дә бар. Дан һәм хөрмәт аларга! Аларның батырлыгы – мәңгелек!

Без, сугыштан соңгы ел­ларда туган балалар, әти- әниләрнең иске киемнәреннән тегелгән киемнәрне, олтан­лы киез итекләр киеп үстек. Кайберәүләрдә әле алары да юк иде. Өстәлгә нәрсә куйса­лар, шуны ашадык. Шуңа күрә тынычлыкның һәм ипекәйнең кадерен беләбез.

Сугыштан соң Курмыш­та 45 бала туган. Аларның һәрберсе йортта үзенә йөкләнгән вазыйфаларны башкарды: юды, җыештырды, көянтәләп су ташыды, мал- туар карады. Әти-әнигә бу­лышканнан соң чана-чаңгы шудык. Җәй көне балык тот­тык, Шумбутта су коендык, чыбык-чабык, җиләк җыйдык. Бар нәрсәдән канәгать идек.

Хәзер Курмышның үз тор­мышы. Кышкы тынлык җәй көннәрендә шау-шу белән алышына, чөнки каникулга оныклар кайта. Урамда бала- чага уйный, музыка яңгырый, көлү тавышлары ишетелә. Балалар су коена, җиләккә, гөмбәгә бара, балык тота, әби- бабайларына булыша.

Урам үз тормышы белән яшәгән, яши һәм яшәячәк.

Нина Устерякова.

Рус Шуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев