Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакытында түләү кирәк

Үзара салым акчасын түләүдә кыенлыклар бар әле. Җирлегебез төзеклеге өчен уртак тырышлык кирәк, югыйсә!

Республикада 2013 елда кабул ителгән үзара салым программасы җирлегебездә киң яклау тапты. Һәр авыл җирлеге үзара салым акчасын күпме суммада җыярга, нинди максатларда тотарга икәнен үзе хәл итә. Бу мәсьәләдә халык фикерен ачыклау өчен 2020 елга кадәр референдумнар үткәрелде. Райондашларыбыз бу программада ничек катнаша? Нинди проблемалар бар? Болар хакында Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов белән әңгәмә кордык.
– Рунар Заһирович, үзара салым акчасын җыю нинди карарга нигезләнеп билгеләнә?
– Моңа кадәр җирлектә яшәүче гражданнарның референдумда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарлар калганнар өчен дә мәҗбүри санала иде. 2021 ел өчен үзара салым акчасының күләме 25-30 ноябрь көннәрендә узган халык җыеннарында билгеләнде. Җыеннарда сайлаучыларның яртысыннан күбрәге катнашты, үзара салым өчен тавыш бирде һәм сорау-үтенечләрен дә җиткерде.
– Үзара салым акчасын түләүдә ташламалар каралганмы?
–Мөслим авыл җирлегендә теркәлгән, 18 яше тулган һәр граждан бер мең сум күләмендә үзара салым түләргә тиеш. I һәм II төркем инвалидларга, сугыш хәрәкәтләрендә һәм Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларга бу сумма 500 сум күләмендә билгеләнде. Көндезге бүлектә укучы студентлар да 500 сум гына түләргә тиеш. Җирлек буенча исемлеккә 6478 кеше кертелгән. Алардан 6 млн 210 мең 500 сум акча җыелырга тиеш. Студентларны барлап бетергәч, бу сумма бераз кимергә мөмкин. 10 февраль көненә 519 мең 600 сум үзара салым акчасы түләнгән.
– Рунар Заһирович, үзара салым акчасын җыюда проблемалар бармы?
– Билгеле, кеше уведомление алу белән банкка йөгерми. Үзара салым акчасын җыюда 22 оешма һәм 30 кешедән торган актив ярдәменә таянабыз. Алар Мөслимдә 46 урамда һәм Катмыш авылында, йортларга кереп, уведомлениеләр тарата, агитация эшен алып бара. Узган ел халыктан тиешле 6 млн 329 мең сумның 63 проценты (дүрт миллион сумга якыны) җыелды. Үзенә беркетелгән урамда һәр йортка кергән, оешма-предприятиеләрдә аңлату эшләре алып барган җитәкчеләргә, акчаны күчерү юлы белән түләүне оештыручыларга рәхмәтлебез.
– Түләмәүчеләр белән нинди эш алып барыла?
– Һәр кеше елныкын елга түләп барсын иде. Узган ел өчен генә яки өлешчә генә түләүчеләр дә бар. Узган ел кайберәүләрнең бурычларын искә төшерү максатында актив ярдәме белән 860 требование таратылды. 383 кешенең эше судка тапшырылды. Суд приставлары аша 82 мең 511 сум акча керде, бу эш әле дә дәвам итә. Бүгенге көнгә бурычлылар – 3511 кеше (30 процент). Аларга, киләсе атнадан башлап, требованиелар җибәреләчәк. “Мин монда яшәмим, пропискада гына торам”, яки “мин җыенда катнашмадым, нигә мин акча түләргә тиеш?!” диючеләргә әйтәсе килгән сүзем шул: күпчелек халык фикере белән кабул ителгән карарны һәркем үтәргә тиеш! 
– Рунар Заһирович, үзара салым хисабына башкарылган эшләргә дә тукталып үтик әле.
– Узган ел халыктан җыелган үзара салым хисабына Мөслимдәге Гагарин, Октябрь, Шашин, Татарстан урамнарында тротуарлар ясалды, утлар куелды. Беренче май, Октябрь, Шашин, Вахитов урамнарында юл кырыйларына бордюрлар эшләнде, җирлектә 3 млн данә агач һәм куак утыртылды. Урамнарда кече архитектура формалары урнаштырылды. Мөслимнән Катмышка илтүче юлга бер километр озынлыкта тротуар ясалды, Мөслим стилендәге яктырткычлар, урындыклар куелды, яшел зона эшләнде. Пушкин урамында (элеккеге Матбугат үзәге бинасы янәшәсендә), Пушкин паркында, Чаңгы базасы янында, “Кояшлы Ык” ял зонасында ике урында бәдрәфләр эшләнде. Ат спорты мәктәбе янында кечкенә парк ясалды, балалар мәйданчыгы эшләнде, үзенчәлекле яктырткычлар куелды.
– Ә быел нинди эшләр планлаштырыла?
– Үзара салым средстволары быел Колхоз урамында юл кырыйларына бордюрлар эшләү, ташландык ихаталарны коймалау, кече архитектура формаларын төзекләндерү, күпфатирлы йортлар ишегалдында балалар мәйданчыкларын яңарту кебек эшләргә юнәлтеләчәк. Юлларны карап тору, чокыр ремонты, юл билгеләре алу һәм яңарту, агач-куакларны тәрбияләү өчен дә үзара салым акчасы тотылачак. Үзара салым акчасын вакытында җыеп бетерә алсак, әлеге эшләрне башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм. Шуңа күрә үзара салымны 25 мартка кадәр түләп бетерү зарур.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев