Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакцинацияләү – авыруларга киртә

Балалар авыруларның күп өлеше инфекция белән бәйле. Аларның азагы бик куркыныч тәмамланырга мөмкин. Аяныч нәтиҗәләрдән качуның иң нәтиҗәле ысулы – профилактик вакциналар ясау.

Балалар авыруларның күп өлеше инфекция белән бәйле. Аларның азагы бик куркыныч тәмамланырга мөмкин. Аяныч нәтиҗәләрдән качуның иң нәтиҗәле ысулы – профилактик вакциналар ясау.

Вакцинацияләү – күп кенә авырулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы. Ул билгеле бер авыруларга иммунитет барлыкка китерә. Вакцинация – дәүләт программасы, аның ярдәме белән һәр баланы саклап була. Әлеге профилактика программасы ярдәме белән дөнья оспа авыруыннан котылды, полиомиелет һәм башка вируслар белән авыручылар саны да кимеде. Вакытында һәм дөрес ясатылган вакцина гемофиль инфекция, В гепатиты, грипп, дифтерия, катып калу (столбняк), кызамык, бума ютәл, эпидемик паротит, кызылча, котыру, пневмококк инфекциясе кебек йогышлы авырулардан саклап калачак.

Профилактик прививкаларның милли календаре дә эшләнде. Балаларны вакцина ясатырга алып барганчы биш кагыйдәне истә тотыгыз:

1. Табибка баруны алдан планлаштырыгыз. Вакцинациягә 1-2 көн кала, балага аллергик реакция бирергә мөмкин булган яңа төр ризык ашатмагыз. Иртәрәк җыенып бетегез, балагыз поликлиникага барыр алдыннан ашаган, ял иткән һәм һава торышына карап киенгән булырга тиеш.

2. Тыныч булыгыз. Балалар әти-әнинең кәефе үзгәргәнен бик тиз сизеп ала.

3. Балагызның күңелен ачыгыз. Белгеч прививка ясаган арада балагызга тыныч, йомшак тавыш белән берәр кызыклы вакыйга турында сөйләгез. Балагыз елмайсын өчен барысын да эшләргә тырышыгыз!

4. Балагыз белән бергә булыгыз. Табибтан вакцинация вакытында балагызны кулда тотып торырга рөхсәт сорагыз. Якын кешесенең кагылуы балага куркуны җиңәргә булышыр.

5. Ашыкмагыз! Прививкадан соң балагыз еласа, аңа тынычланырга вакыт бирегез, табиб бүлмәсендә курыкмаска кирәклеген аңласын. Шулай иткәндә балагыз табибка яңадан да курыкмыйча барыр.

Алсу Мирсәетова, район поликлиникасы балалар бүлегенең прививкалар ясау кабинеты шәфкать туташы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев