Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вак урлау да тыелган

– Бәясе бер мең сумнан да ким булган милекне урлау җинаять түгел һәм аның өчен җаваплылык каралмаган дигән фикер яши. Бу дөресме? Урлашкан өчен законда нинди җаваплылык каралган? Г. Мәгъсүмов. Мөслим.

Газета укучыбызның әлеге соравына район прокуроры урынбасары Рамил Мөхсинов җавап бирә:

– Мондый фикер һич тә дөрес түгел. Урланган милекнең бәясе бер мең сум һәм аннан азрак булса, вак урлау булып санала.

Закон тарафыннан милекне вак урлау өчен дә җаваплылык каралган. Бу хакта РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.27 маддәсендә язылган. Вак урлау өчен административ җаваплылык гаепленең гамәлләрендә административ хокук бозу составының барлык билгеләре дә, шул исәптән урлауга ният булганда барлыкка килә. Хуҗаның ирегенә каршы килеп, бәясе бер мең сумнан артмаган чит милекне яшерен рәвештә бушлай тартып алган өчен, шулай ук ялганлап яисә ышанычка хыянәт итеп тартып алган өчен, гаепле карамагына тапшырылган милекне үз файдаңа юнәлдергән, яисә аны әрәм иткән өчен (растрата), җинаять билгеләре булмаганда урланган милекнең бәясеннән биш тапкырга артыгракка кадәр күләмдә административ штраф салу (әмма бу сумма бер мең сумнан ким булмаска тиеш) яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев