Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вахит Имамов: Укытучылар нигә Зифа Кадыйрованы укый? Нигә Фәүзия Бәйрәмованы укымады?

Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды.

(«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы һәм "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Татарстан Язучылар берлегенә узган проза утырышында каләмдәшләрен халык өчен "рухи маяк" була алмауда гаепләде. "Безнең бөтен әдәбият укытучыбыз Зифа Кадыйрованы укый. Нишләп алар Дания Заһидуллина санап үткән әдәбиятны укымадылар? Нигә алар милләт өчен көрәшә торган Фәүзия Бәйрәмованы укымадылар?" - дип ялкынлы чыгыш ясады ул.

"Декларация кабул ителгәннән соң, Конституция кабул ителгәннән бирле күңел ачтык, җырладык-биедек. Гаеп үзебездә дә. Көрәш рухын тәрбияләмәдек. Язучы турында Маяковский «народа водитель и одновременно народный слуга" дигән. Ә бит сүзне таба беләбез, үзебезне "Рухи маяк", дибез. Утырып уйлагыз әле - безгә нинди әдәбият кирәк?", - диде Вахит Имамов.

Искәртеп үтәбез, Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды. Анда татар әдәбиятына күзәтү ясап һәм нигездә уңай биреп, әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Гөлфия Гайнуллина чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев