Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган атнада Мөслимдә 7 кинәт үлү очрагы теркәлде

29 апрельдән 7 майга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 58 хәбәр керде. Атна дәвамында җинаять эшләре кузгатылмады.

 

Административ законлылыкны бозган өчен полиция хезмәткәрләре тарафыннан 118 беркетмә төзелде. Җәмәгать урынында алкогольле эчемлекләр кулланган һәм исерек килеш йөргән, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр кулланган, вак караклык кылган, тәмәке тартуга бәйле тыюларны бозган, тикшерүче таләпләрен үтәмәгән, кеше милкен бозган райондашларыбыз административ җаваплылыкка тартылды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 98, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 3 беркетмә төзелде.

Атна дәвамында 3 юл-транспорт һәлакәте булды, барысы да механик характерда, зыян күрүчеләр юк. 98 беркетмәнең 13е “Имин шәһәр” АП комплекс ярдәмендә ачыкланган кыңгыр эшләр буенча төзелде. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада7 кинәт үлү очрагы теркәлде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев