Биючеләр уңышы
“Созвездие-Йолдызлык” ХХ республика фестивале быел да үзешчән коллективларга уңыш китерде.
Ксения Нәбиева җитәкләгән “Мизгел” бию ансамбле, барлык этапларда да уңышлы чыгыш ясап, фестивальнең финалына кадәр барып җитте. Егет-кызлар 29 сентябрь көнне башкаланың “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак гала-концертта катнашу хокукы алды. “Тукай бизәкләре” бию ансамбле фестивальдә икенче урынга лаек булды. Җитәкчесе – Айгөл Мәҗитова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев