Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңышка ирештеләр

 Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 2004-2006 елгы спортчы­лар армрестлинг буенча Теләчедә Хәким Һадиуллин призына үткән ярышларда уңышка иреште.

Үз үлчәү авырлыкларында Ислам Гайнуллин, Илһам Ба­риев, Ислам Ханов һәм Илдан Әһлиев беренче урынны яу­лады. Ранис Сөләйманов һәм Илина Бариева – икенче урын­да. Илдар Зиннуров, Дани­яр Хәбибуллин һәм Әмир Каю­мов өченче урынга чыкты. Яшь спортчыларны армрестлинг серләренә тренерлары Ларис Бариев өйрәтә.

23-24 апрель көннәрендә яшь кул көрәшчеләре Яр Чал­лы шәһәрендә үткән республи­ка турнирында да көч сынаш­ты. Турнир Россиянең күп тап­кырлар Россия, Европа һәм дөнья призеры Юрий Сорокин истәлегенә багышланган иде. Ярышларда Казан шәһәреннән, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Балтач, Мөслим, Кукмара рай­оннарыннан, Удмуртиядән һәм башка төбәкләрдән 150дән ар­тык спортчы катнашты. Үз үлчәү категорияләрендә Илдар Зинну­ров, Ислам Гайнуллин беренче урынны яулады. Илина Барие­ва – икенче, Рамазан Хәсәнов, Илһам Бариев, Ислам Ханов, Илдан Әһлиев өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев