Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңыш шулай яуланды

Басуларда көзге кыр эшләре саеккан саен игенченең сулыш алуы җиңеләя кебек. Чөнки игенчелек тармагында эшләүчеләрне шактый сынады быелгы сезон: бөртеклеләр үсешенең мөһим фазаларында көннәрнең салкын торуы да, озакка сузылган җәйге яңгырлар да, урак башлангач кабат бозылып киткән көннәр дә... Әнә шундый катлаулы шартларда эшләүгә карамастан, ахыргы нәтиҗәләр куанырлык булды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ашлыкның тулай җыемы 136 млн тоннага җитте. Узган елгыдан 13 мең тоннага күбрәк икмәк җыеп алынды. Район буенча уртача гектар биреме 29 центнер тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 4,5 центнерга артыграк.– Юкка гына “сыйфатлы орлык – уңышның нигезе” диелми. Быелгы уңыш өчен хуҗалыклар 1100 тонна югары репродукцияле орлык сатып алган иде. Аның 402 тоннасы “Август-Мөслим” агрофирмасына туры килә. “Исламов”, “Авзалов”, “Әюпов” хуҗалыклары, “Туган як” агрофирмасы да чәчүлек орлык яңартуга зур игътибар бирде. Ел уңышы астына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга уртача 72 килограмм минераль ашлама кертелде. “Август-Мөслим агрофирмасында бу күрсәткеч 121 килограммга җитте. Нәтиҗәдә “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмаларында, “Исламов” хуҗалыгында бөртеклеләрнең гектар биреме 31,1-30 центнер тәшкил итте, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.Урып-җыю эшендә логистика буенча дөньядагы алдынгы ысулларның районыбызга да керүе куандыра. Бүген басуда комбайннарның, машина көтеп, тулы бункер белән тик тору очраклары бетеп килә. “Август-Мөслим” агрофирмасында, уракта өзеклекләргә юл куймас өчен, ашлык комбайннан Лилиани бункер-төягечләренә тутырылды. Уңышның күләме үлчәнеп, йөк машиналарына төяп, элеваторга озатып барылды. Шулай итеп КамАЗлар басуда җир таптап йөрмәде. Әлеге ысул өченче ел инде “Намус” агрофирмасында да уңышлы кулланыла. Урак вакытында көннәрнең явымлы булуы сәбәпле, икмәкнең дымлылыгы югары булды. Шунлыктан ашлыкны киптерү агрегатлары аша уздыру зарурлыгы туды. Урып-җыю эшләренә тоткарлык тудырмас өчен “Исламов” хуҗалыгында һәм “Август-Мөслим” агрофирмасында ашлыкны вакытлыча саклауның яңа ысулын кулланма итеп алдылар. Басудан кайткан икмәк дымлы килеш җиңсәләргә тутырып барылды. Бүген, киптерү җайланмаларына нагрузка кимегәннән соң, хуҗалыклар әлеге җиңсәләрдәге ашлыкны киптерү эшенә кереште.Бүген игенчеләр югары маржиналь культураларны җыеп алу һәм киләсе ел уңышына нигез салу белән мәшгуль. Район буенча 12 мең 500 гектарда (узган елгыдан 4 мең гектарга артыграк) уҗым культуралары чәчелде. 26 мең 200 гектарда җир эшкәртелде. Бу барлык мәйданның 72 процентын тәшкил итә. Хуҗалыклар алдында әлеге эшләрне озакка сузмыйча тәмамлау бурычы тора.

Быел район хуҗалыкларының машина-трактор паркы югары егәрлекле 25 яңа комбайнга, 6 Лилиани бункер-төягеченә тулыланды. Кыр корабларының 20се – “Август-Мөслим” агрофирмасына, 3есе “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгына кайтты. “Әюпов”, “Шәңгәрәев” фермер хуҗалыклары берәр комбайн сатып алды.

Район буенча урып-җыю эшләрендә 95 комбайн катнашты. Ашлык ташуга 72 йөк машинасы җәлеп ителде, аның 48е – үзебезнең хуҗалыкларныкы, 28е читтән арендага алынган. Белгечләр мул уңыш алуда тармакта яңа технологияләр куллану, барлык агрочараларны технологик срокларда башкару, игеннәрне тәрбияләүгә игътибарның артуы мөһим роль уйнавын ассызыклый.

Әлфинур НОГМАНОВА.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев