Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уйлый күңелем, ут йота

Татарстан җирендә илкүләм, хәтта дөньякүләм данлыклы предприятиеләр бар. Аяныч ки, аларга исем биргәндә талымсызлык күрсәтәбез. Мәсәлән Зелено­дольскидагы суднолар төзү заводы А.М. Горький исемен йөртә. Минем Максим Горь­кийга тамчы да үпкәм юк.

(Башы 1, 8, 15 декабрь

саннарында).

 

 

Утызга җитеп килгән, кулы ни тотса, шуны белгән өрлектәй егетләребез, кыю­лыклары җитмәү сәбәплеме, өйләнә алмый тилмереп йөриләр. Сөлектәй кызла­рыбыз яшь гомерләрен за­яга үткәрә. Ахыр чиктә, кем тәкъдим ясый, шуңа кияүгә чыга. Әнә шундый яшьләр өчен ТНВ каналын­да “Димче клубы” оешты­рып булмас микән? Булды­клы егетләребез уңган кыз­ларыбыз белән танышырлар, кавышырлар иде. Газиз бала­ларыбыз чит-ятларга китеп әрәм булмаслар, катнаш ни­кахлар да кимер иде.

Татарстан җирендә илкүләм, хәтта дөньякүләм данлыклы предприятиеләр бар. Аяныч ки, аларга исем биргәндә талымсызлык күрсәтәбез. Мәсәлән Зелено­дольскидагы суднолар төзү заводы А.М. Горький исемен йөртә. Минем Максим Горь­кийга тамчы да үпкәм юк. Аның әсәрләрен балачактан ук яратып укыйм. Авторның үзен дә ихластан хөрмәт итәм. Рус әдәбиятында татар­ларны гел яхшы яктан гына тасвирлаган бердәнбер язу­чы буларак та рәхмәтлемен. Үз чиратында татарлар да аңа бурычлы булып калма­ганнар. Башкалабызның үзәк паркы аның исемен йөртә. Максим Горький урамы бар. Музее эшләп тора. Әмма ул су асты көймәләрендә яисә хәрби корабльләрдә юнга бу­лып та йөзмәгән бит! Туры килми!

Горурлык хисләрен үстерә торган иң үтемле өлкә ул – сәнгать! Эстрада, театр, кино... Соңгы вакытта эстра­да җиңел атлетика белән ку­шылды бугай. Сәхнәгә чык­кан җырчылырга (гафу итегез!) корчаңгы йоккан диярсең, җырның эчтәлегенә туры киләме-юкмы, бертук­таусыз сикерәләр, боргала­налар, әллә ниләр кылана­лар... Җыр сүзләренең дә, көйләренең дә ата-анасы юк. Чөнки сүзләрен дә – үзләре, көен дә үзләре язганнар. Баш­каручысы да үзләре! Каян килгән аларга шулкадәр та­лант?! Прәме “даһилар” инде. Халык көйләрен башкарса­лар, ай-һай, сикерә алыр­лар иде микән? Ә “шакмак­ка такмак” көенә хет башың түшәмгә тигәнче сикер!

Ә “үзгәреш җиле”н халык “түнтәреш җиле” дип атады бугай инде.

Юк, мин һич кенә дә кон­серватор түгел. Яңалыкка бер каршылыгым да юк. Сәнгать бер урында тапта­нып торырга тиеш түгел. Аңа үсү кирәк. Төзүче була­рак, сәнгать әһелләренең колагына фәкать шуны гына әйтәсем килә: син биш кат­лы йорт саласыңмы, тугыз катлынымы, беренче чират­та фундаментың нык булыр­га тиеш! Нигезе нык булса, тугыз катлыны гына түгел, унтугыз катлы йортны да күтәреп торачак!

Әнә бит, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхинның Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт сүзләренә яз­ган көйләрен тамашачы әле дә яратып, мөкиббән ки­теп тыңлый. Чөнки аларда халкыбызга хас мелизмнар, моңнар – фундамент саклан­ган.

Сара Садыйкова, Резе­да Әхиярова, Луиза Батыр- Болгари һәм башка талант­лы композиторлар тарафын­нан бәгыреңә үтеп керерлек, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек, халык яра­тып тыңлый һәм җырлый торган җырлар иҗат ителде. “Су буенда учак яңа”, “Һаман яратам”, “Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?”, “Кайту”, “Бе­ренче мәхәббәт”, “Ашыгулар ялгышуга илтә”, “Әнкәй”, “Әниемнең җылы кочагы”, “Юллар” , “Китмә, сандугач”, “Хушлашырга ашыкма”... Сәнгатькә җитди караганда, әнә бит, нинди гүзәл әсәрләр туа!

Театрларга керү сират күперен үтүдән дә авыр! Гафу итегез, шул штаныңны күлмәк итеп, күлмәгеңне штан урынына кигән ши­келле пьесалар язсаң гына синең белән сөйләшүләре мөмкин. Ә андый формат­та куелган спектакльләрне киләчәк буын бүгенге тама­шачы “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”ны кинәнеп, мөкиббән китеп кара­ган шикелле карый алыр микән? Шикләнәм! Бүгенге көндә кайсы илне генә алсаң да, Президентларның киңәшче-советниклары бар. Хәтта чикләнмәгән власть­ка ия ханнарның да киңәшче вәзирләре булган. “Киңәшле эш таркалмас” дигән мәкаль дә юктан гына барлыкка килмәгәндер. Шулардан чы­гып әйтәсе килгән фикер: театрларга совет чорында гамәлдә булган худсоветны кайтарасы иде!

В.И. Ленин “Из всех ис­кусств для нас важнейшим является кино” дигән. Игъ­тибар итегез, пролетариат юлбашчысы кино сәнгатенә нинди зур бәя биргән! Ә без нәфис фильмнар төшерү өлкәсендә һаман бер урын­да таптанабыз. Әйтмим, сценарий кытлыгы да бар­дыр. Тематика да ярлыдыр. Студиянең финанс ягы да кысынкыдыр. Сәбәпләре күптер. Экранга чыккан­нары турында берничә сүз. Фильмда катнашкан те­атр артистларының күбесе (үпкәләмәсеннәр!) сәхнә кысаларыннан чыга ал­мый интегә. Динамика, хәрәкәт сүлпәнәя. Вакыйга­лар тулы канлылыгын югал­та. Тавталогия, кабатлаулар китә. Артистлар сөйләменә хан заманындагы “ярар, ярар”лар килеп керә. Пси­хологик тирәнлек, масшта­блылык җитми (миңа кал­са, бу җәһәттән эстрада ар­тистлары “алдыра” ши­келле). Биредә артистлар­ны гына гаепләү дә дөрес түгелдер. Атта да бар, тәртәдә дә бар дигән шикелле, мон­да фильм өстендә эшләгән режиссерлар, операторлар, рәссамнар да бар бит әле. Шу­лай да өметсез шайтан гына, диләр. Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара дигәндәй, киностудиябез бар икән, ул, һичшиксез, камилләшергә, үсәргә, милләтебезгә хезмәт итәргә тиеш! Киләчәктә, чын мәгънәсендә “неуловимый мститель” булган Акай ба­тыр, Сәет батыр кебек мил­ли каһарманнарыбыз ту­рында да, җөмһүриятебездә күркәм шәһәрләр төзегән фидакарьләребез турында да үзебезнең киностудиябездә эшләнгән фильмнар күрергә насыйп булсын!

(Ахыры бар).

Фатхулла Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев