Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уяулык кирәк

Быел районда сигез янгын теркәлгән. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштыр­ганда ике тапкыр азрак, дигән сүз. (Узган ел ундүрт янгын бул­ган). Әмма дүрт ай эчендә ян­гыннарда өч мәет теркәлгән! Шуның өстенә тагын бер янгын­да җәрәхәтләр алучылар бар.

7 май көнне Мөслимдәге бер ихатада янгын чыкты. Янгында 1957 һәм 1959 елгы ике хатын- кыз һәлак булды. Тәненең 97 проценты пешкән 1968 елгы ир-ат Яр Чаллы хастаханәсендә вафат булды. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Быел районда сигез янгын теркәлгән. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштыр­ганда ике тапкыр азрак, дигән сүз. (Узган ел ундүрт янгын бул­ган). Әмма дүрт ай эчендә ян­гыннарда өч мәет теркәлгән! Шуның өстенә тагын бер янгын­да җәрәхәтләр алучылар бар.

– Янгыннарны кисәтү өчен күпбалалы һәм авыр тор­мыш хәлендәге гаиләләр, ял­гыз өлкәннәр яшәгән йортлар­га янгын турында хәбәр итү җайланмалары куябыз, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов. – Янгын чыккан йорт­ка да шундый дүрт җайланма ку­елган иде. Әмма тикшерү бары­шында әлеге җайланмаларның берсе дә табылмады.

Узган ел 2500 данә янгын ту­рында хәбәр итү җайланмасы куелган. Әмма “эшләми” яки “батарейкасы бетте” дип, әлеге җайланмаларны алып атучы­лар да бар икән. Батарейканы алыштырырга була, җәмәгать. Ә янгын турында хәбәр итү җайланмаларын кибетләрдән һәм янгын сүндерү бүлегеннән сатып алырга мөмкин.

Язгы чорда чүп яндыру, кипкән үләнгә ут төртү яки та­бигать кочагында ял итү – учак­та ризык әзерләү нәтиҗәсендә дә янгыннар саны арта. Махсус режим да шул максаттан игълан ителә. Ул 15 майга кадәр игълан ителгән иде.

Урманда янгынны сүндерү бигрәк тә авыр. Урман яну нәтиҗәсендә тереклеккә зыян килә һәм экологик баланс та бо­зыла. Коры, эссе көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта.

– Йортта янгыннар нигездә кыска ялганыш аркасын­да чыга. Шуңа өйдә электр чыбыкларының төзеклеген контрольдә тоту, иске линияләрне алыштыру кирәк. Электр җиһазлары энергия­не күп сарыф итә, шуңа бәйле электр чыбыкларының диаме­тры 2,5 миллиметрдан ким бул­маска тиеш. Башкача электр чы­быгы җылына һәм янгын чыгу куркынычын арттыра, – ди Ил­нар Идиятов.

Өйдән чыгып киткәндә электр җиһазларын уттан ае­рып калдыру кирәк. Телефон за­рядкаларын да розеткадан алып калдыру мөһим.

Римма Афзалова.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев