Уттан сакланыйк!
Исламов кфх басуында коры үләнгә ут төрткәннәр.
4 сентябрь көнне Тойгелде белән Мөслим арасында, Исламов кфх басуында коры үләнгә ут төрткәннәр. Янгын нәтиҗәсендә бер гектарга якын җир зыян күргән. “Янгынны сүндерүдә басу хуҗасы Илгиз Исламов үз техникасы белән дә ярдәм күрсәтте. Ут төртүченең кем икәнлеге ачыкланды һәм административ җаваплылыкка тартылды”, – дип хәбәр итәләр Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев