Уттан саклан!
Махсус режим вакытында штраф күләме икеләтә арта.
Җәй янгын куркынычын бермә-бер арттыра. Ел башыннан Мөслимдә 13 янгын теркәлгән. Аларда өч кеше һәлак булган, бер кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чорында 19 янгын булган.
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин хәбәр итүенчә, 2022нче елның 8 июненнән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме арткан.
– Җәй – ял-бәйрәмнәр вакыты. Табигать кочагында, ишегалдында ит кыздыручылар, күмердә бәрәңге тәгәрәтүчеләр саклык кагыйдәләрен үтәмәсә, күңел ачу саллы гына штраф китерергә мөмкин. Мангалда шашлык пешергәндә учак өйдән 5 метрдан якын булса, моның өчен кисәтү яисә 5-10 мең сум күләмендә штраф каралган. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда штраф күләме ике мәртәбә арта, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.
Пикникка чыгу милеккә яки кешегә зыян китерсә, зыян салучыга 40-50 мең сум штраф яный.
– Рейдлар вакытында яшьләрнең тиешсез урында учак ягып җылынуына яисә шашлык кыздыруына тап булган бар. Урманда яки паркта тиешле булмаган урында учак яккан өчен ел башыннан алты райондашыбызга кисәтү ясалды. Кисәткәннән соң, табигатькә кабат зыян салучылар 15-30 мең сум штрафка тартылырга мөмкин. Янгынга каршы махсус режим вакытында бу сумма 40-50 мең сум тәшкил итә, – ди Илнар Идиятов.
Янгында сәламәтлеккә зур зыян килсә, хокук бозучыга 80 мең сумга кадәр штраф салына һәм өч елга кадәр рәшәткә артына утыру яный. Янгын кеше үлеменә китергәндә биш елга кадәр төрмә яный, милеккә зур күләмдә зыян килсә – 120 мең сум штраф яки бер елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Янгын нәтиҗәсендә урманга зыян килсә, хокук бозучыга 300-500 мең сум штраф салына һәм дүрт елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
17 июнь көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә 123 санлы янгын сүндерү бүлегенә Сал. Мухан авылындагы шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә йортның аш-су бүлмәсенә зыян килә.
– Электр җиһазларын кулланганда техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле янгын чыккан. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Йорт иминиятләштерелгән. Янгыннарның күбесе электр чыбыгындагы кыска ялганыш белән бәйле, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.
Фото – “Татар–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев