Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уттан калмый!

Быел, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны ике тапкыр күбрәк!

Быелгы җәйдә янгын куркынычы аеруча зур. Ник дигәндә, һава температурасы 27 градустан төшми, яңгырлар җирлегебездә – сирәк кунак. Янгыннарны кисәтү хакында Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Илнар Идиятов белән әңгәмә кордык.
– Илнар Илшатович, районда янгыннар саны артты. Моның төп сәбәбе нәрсәдә?
– Быел 21 янгын очрагы теркәлгән. Узган елның шушы чорында бу сан унга тигез иде. Янгыннарның төп сәбәбе – кеше үзе. Электр һәм газ җиһазлары белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Электр һәм газ җиһазларының төзек булуы мөһим. Каникуллар чорында балаларның күбесе – үз иркендә. Балаларның шырпы, ут белән уйнавына юл куярга ярамый. Бер шырпы бөтен мөлкәтне юкка чыгарырга сәләтле. Озакка сузылган эсселек, җәйнең коры килүе дә янгыннар санын арттырырга мөмкин.
– Күптән түгел Иске Карамалыда газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә янгын чыкты. Әлеге очракка да тукталсагыз иде.
– Газ баллоннары белән эш иткәндә аеруча сак булырга кирәк. Әйткәнемчә, янгыннар газ җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле дә чыга. Газ баллонын өйдә сакларга ярамый. Баллон янмый торган материалдан эшләнгән, бинага керү юлыннан кимендә 5 метр ераклыкта, бикле, җилләтелә торган, “Огнеопасно, газ!” дип язылган тартмада торырга тиеш. Бу кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Күршедәге газ баллоны да куркыныч тудыра. 2 июль көнне Иске Карамалы авылында теркәлгән янгын шуны раслый. Газ баллоны, дөрес кулланмау нәтиҗәсендә шартлап, кеше гомере өзелүгә сәбәп булды. 1973 елгы ир-ат Яр Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсендә вафат булды. Янгын нәтиҗәсендә күршесе йортка ремонт таләп ителә. 
– Ут чыкканда, беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?
– Кичекмәстән 01, 101, 112 телефоннары буенча янгын хезмәтен чакыртырга, янгын чыккан объектның адресын хәбәр итәргә һәм янгын сагын каршы алырга кирәк. Янгын чыккан мизгелдә, аны күрү белән объектка су сибеп, өстенә калын юрган томалап, ком, җир сибеп, үзегез дә туктата аласыз. Шуны истә тотыгыз: эшләп утырган электр үткәргечләрен һәм электр приборларын су белән сүндермәгез, бу кеше сәламәтлеге өчен бик куркыныч. Янгынны җиңәрлек түгел икән, тиз арада бинадан чыгып китегез! Төтен таралган бүлмәдә калырга ярамый! Шуны онытмагыз: янгынны кисәтү аны сүндерүгә караганда күпкә җиңелрәк.
– Илнар Илшатович, бүген шәхси йортларга да, төрле учреждениеләргә дә янгын турында хәбәр бирү җайланмалары да куела бит. 
– Янгыннарны кисәтүдә мондый җайланмаларның файдасы бик зур. Ел дәвамында без 119 гаиләгә 295 шундый җайланма урнаштырдык. Махсус сигнализация һәм хәбәр итү җайланмалары, ягъни янгын хәбәрчеләренең төп максаты – янгын куркынычын теркәү һәм аның турында хәбәр итү. Аның якынча бәясе – 300 сум. Шуңа без һәркемгә өендә әлеге җайланмаларны куярга киңәш итәбез.
– Илнар Илшатович, җәйге эссе көннәрдә сулыклар да куркыныч тудыра. Суда нинди кагыйдәләрне онытмаска кирәк?
– Суда батуның төп сәбәпләре – йөзә белмәү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш суга керү, су янында балаларны караучысыз калдыру, суда иминлек кагыйдәләрен бозу – текә ярдан сикерү, шаяру, дустыңны “уйнап батыру” һәм башкалар. Җәйге эсседә тиешсез җирдә су кереп, бәлагә тару очраклары да әз түгел. Шуңа күрә рөхсәт ителгән урыннарда гына су коенырга кирәк. Һава температурасы +25, ә суныкы +18 градус җылы булганда гына су коенырга ярый. Әмма озак вакыт су коену да куркыныч тудыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев