Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ут шаяртканны яратмый

Кыш айларында янгын куркынычы бермә-бер арта. Ник дигәндә, электр челтәренә йөкләнеш көчәя.

Кышка кергәч, җирлегебездә ике янгын очрагы булды. Соңгысы аның узган шимбәдә Мөслимнең Семилетка урамында теркәлде. Иртәнге 6 сәгать 30 минутта янгын чыгып, шәхси ихатадагы йортка шактый зыян килде. 
Мөслим районында ел башыннан барлыгы 19 янгын очрагы теркәлде. Шуның икесе – декабрь аенда. Мөслимдәге Семилетка урамындагы янгын очрагына тукталсак, йорт хуҗасы өйдә булмаган, өй электр белән генә җылытылган. Өйгә ут капканын күреп, күршеләре янгын бүлегенә хәбәр биргән. Бүгенге көндә янгынның сәбәбе ачыклана, тикшерү эше бара. Электрны дөрес кулланмаганнар дигән шик бар. Өйгә зыян килсә дә, ярый әле йортны саклап кала алганнар. 
10 декабрь көнне Яңа Сәфәр авылында чыккан янгын вакытында шәхси йорт тулысынча янып беткән иде. “Шунысы куандыра: янгында кешеләргә зыян килмәде. Йорт хуҗасы, электр ярдәмендә җылытылган өйдә төтен исе сизеп, өен тиз арада ташлап чыгып китә. Өй тулысынча янып бетте”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радик Госманов. 
Электр приборлары белән эш иткәндә сак булуны сорый белгечләр. Көнкүреш приборларын электрга ялганган килеш калдырмагыз! Һәр бүлмәдә ут кабызу да электр көчәнешен арттыра. 
Янгыннар күп очракта электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыга. Төзек булмаган һәм дөрес урнаштырылмаган чыбыклар – янгын сәбәпләренең берсе. Күпләр өйләрендәге электр үткәргечләрен яңарта, яңа включательләр куя. Үз белдекләре яисә таныш-белешләре ярдәмендә башкарылган бу эшләрнең нинди нәтиҗәләргә китерәсен берәү дә уйламый. Электр кертү белән бары тик шушы өлкәдә белеме һәм тәҗрибәсе булган белгечләр генә шөгыльләнергә тиеш. 
– 20 декабрьдән районда янгынга каршы режим керде. Ул 2021нче елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Ел да үткәрелүче чараның максаты – Яңа ел яллары вакытында халыкның иминлеген тәэмин итү, – ди бүлек хезмәткәрләре. 
Бәйрәм булгач, салютларсыз, фейерверкларсыз гына булмасын һәркем аңлыйдыр инде. Тик пиротехник чараларны куллануның үз таләпләре бар. Аларны сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә. Торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан әлеге ара ким дигәндә 50 метр булырга тиеш. Белгечләр бенгаль утлары һәм хлопушканың гына куркынычсыз булуын искәртә. Мөслимдәге үзәк чыршыны бизәгәндә сертификаты булган гирляндалар гына кулланылганы да мәгълүм. 
Яңа ел төнендә һәм бәйрәм чорында халыкның иминлеген саклау максатында урамнарда, авыл җирлекләрендә кизү тору оештырылачак.

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев