Усыкай буйлары
Яңа Усы авыл җирлегендә татар, мари, рус, керәшен халкы дус-тату гомер кичерә. Ике авылда барлыгы 373 кеше яши.
Җирлектә кече һәм урта эшмәкәрлектә 47 кеше эш урыны тапкан.
Фермер Рәфил Нуретдинов бөртекле һәм техник культуралар үстерә. Яңа Усы авылында мини-пекарня эшли. Икмәк- булка эшләнмәләре район кибетләрендә дә реализацияләнә. Вак эшмәкәрләр дә бар.
– Яңа Усы – төзек, матур җирлекләрнең берсе. Тормыш итү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мәктәптә 24 укучы белем ала, балалар бакчасына дүрт сабый йөри. Бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне саклап, капиталь ремонт үткән мәдәният йортында матур итеп уздырабыз, – ди Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.
Җирлектәге фельдшер-акушерлык пункты эшчәнлеге турында күрше районнарда яшәүчеләр дә яхшы белә. Фельдшер Альберт Тимашевның үз эшенең остасы булуы бәхәссез. Бик күпләрне куркыныч авырулардан алып калган кеше ул.
– Безнең чиркәү – православие динендәгеләрнең горурлыгы. Косма- Дамиан чиркәве иганәчеләр, авыл халкы ярдәме белән салына. Гыйбадәт йортында службалар бик матур үтә. Өлкән яшьтә булсак та, авыл китапханәсенә дә яратып йөрибез, – ди Гөлсинә Пискунова. – Үзара салым җыюга каршы килүчеләр юк, дип беләм. Әлеге акча авылларыбызны матурлау, авыл халкын борчыган проблемаларны чишү өчен тотыла. Хөкүмәт җыелган акчаны дүрт тапкыр арттырып кайтаргач, хәтәр зур сумма чыга. Авылларны төзекләндерүнең, проблемаларны чишүнең иң дөрес юлы бу!
Узган ел халыктан 182 мең 950 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Бу средстволар хисабына юл эшләре эшләнгән, урам утлары алыштырылган, территория төзекләндерелгән, уен мәйданчыгы булдырылган, урам күрсәткечләре ясалган.
Халык җыеннарында үзара салымны ике авылда да һәр кешедән 700 сум күләмендә җыярга булганнар. Акчаны юлларны ремонтлау һәм кышын кардан чистартуга, урам утларына техник хезмәт күрсәтүгә, мемориаль обелискны ремонтлау, чишмәләрне реконструкцияләүгә һәм торак пунктларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерү турында тәкъдимнәр кергән.
– Җирлектә мәктәп, балалар бакчасы, Бикмәч авыл клубы, авыл һәм мәктәп китапханәсе, модульле ФАП, көндәлек кирәк-яраклар сатучы кибет, Косма-Дамиан чиркәве, милли музей эшли. Почта хезмәте күрсәтелә. Милли проектлар нигезендә барлык социаль объектларда да капиталь ремонт узды. Модульле ФАП төзелде, мәктәп бинасында, мәдәният йортында һәм күпердә капиталь ремонт үткәрелде. Үзара салым хисабына юллар реконструкцияләнде, электр линияләре яңартылды, – ди җирлек башлыгы Галина Романова.
2021 елда җирлектә яшәүче ике гаилә яңа йорт салып кергән, тагын ике йорт төзелә. Электр энергиясе, газ һәм су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Халык эчәргә яраклы суны нигездә ихатасындагы шәхси коедан ала. Өлкән яшьтәге ялгыз, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр яшәүче йортларга иминлекне тәэмин итү максатында янгынга каршы автоном җайланмалар урнаштырылган.
Лилия Шәймиева.
Фото – авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев