Урып-җыюда робот булыша
“Август-Мөслим” агрофирмасында комбайн белән идарә итүче яңа робот сынау үтә.
COGNITIVE AGRO PILOT системасы – комбайн кабинасындагы камера, автомат рәвештә идарә итү блогы һәм дисплей. Видеокамера йөрү вакытындагы хәлне күрсәтә (спутник сигналларын файдаланмыйча) һәм кинәт пәйда булган объектларны, мәсәлән, кешеләрне, хайваннарны, “таный”. Система робот һәм комбайнчы арасындагы “басуны контрольдә тоту” һәм “йөртү” функцияләрен аера, шуның белән кеше факторына юл калдырмый. Робот теләсә нинди һава шартларында һәм яктылыкта эшли.
– Автопилот комбайнны нәкъ басу кырыннан алып бара. Механизатор эшләсә, гадәттә, ургычның бөтен киңлегенә алмый, шул сәбәпле “запас”ка бик күп буш сантиметрлар калып бара. Димәк “акыллы система” нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә һәм шактый күләмдә ягулык-майлау материаллары янга кала. Механизаторларга да җиңелрәк, алар азрак алҗый. Эш сменасы дәвамында комбайн йөртергә һәм шул ук вакытта чәчүлекләрнең киңлеген даими рәвештә контрольдә тоту бик авырга туры килә иде, – ди “Август-Агро” идарәче компаниясенең әйдәүче инженеры Динар Абзалов.
– Шундый уңайлы! Мин комбайнда утырам һәм кирәк булган очракта гына идарәгә “кушылам”, ә уйлавын техника “уйлый”. Ә бит рәтне көн дәвамында “тотарга” кирәк иде. Болай автопилот эшебезне бик нык җиңеләйтә, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты комбайнчы Илгиз Садыйков. Аңа бәхет елмайды – ул яңа системаны үз комбайнында беренче булып сынап карады.
Эксперимент режимында автопилот Honey Bee ургычлы TORUM 750 комбайннарының берсенә урнаштырылган. Эксперимент төгәлләнгәч һәм аналитик исәп-хисап ясалгач, “акыллы робот”ларны “Август-Агро” агрофирмасы кырларында файдалануның максатка яраклылыгы турында карар кабул ителәчәк.
Җаваплылыгы чикләнгән “Август-Агро” идарәче компаниясе” җәмгыяте – Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе. Безнең республикада 140 мең гектар сөрүлек җирләрдә ул бөртекле, кузаклы культуралар, көнбагыш, рапс, кукуруз һ.б. культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Предприятиедә сөт юнәлешендә барлыгы 6,8 мең баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 3,5 мең башы – савым сыеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев