Урманга барма, учак якма!
Яз җитү белән һәркем үзе яшәгән тирәлекне тәртипкә китерергә ашыга. Янгын чыгу куркынычы турында онытып, чүп-чар өемнәренә ут төртә.
Кешеләр май бәйрәмнәре һәм яллар чорында урманга пикникка дип чыгып китәргә ярата. Тик күп очракта ял итүләр зур афәтләр белән алышына. Җиргә саксыз ташланган бер шырпы яисә сүнеп бетмәгән тәмәке төпчеге янгыннарның сәбәпчесе булырга мөмкин.
Минзәлә урманчылыгыннан хәбәр итүләренчә, язгы- җәйге чорда коры үсемлекләр яндыруга бәйле янгыннарның кискен артуы күзәтелә. Бөтен җирдә – автомобиль юллары буенда, болыннарда коры үлән, басуларда камыл, салам өемнәре яндырыла. Шәхси йортлар ихаталарында да чүп-чарга ут төртү очраклары арта.
– Урманнарны янгыннардан саклау өчен коры үләнгә шырпы, тәмәке төпчекләре ату, агач ябалдашлары астында учак ягу катгый тыела. Урман аланнарында, бакчаларда, басу-кырларда коры үлән яндыру да куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Узган елгы үләнне язын яндыру файдалы, дигән ялгыш фикер бар. Чынлыкта исә табигать өчен уттан да куркыныч нәрсә юк, – ди Мөслим урманчысы Рәфил Асылгәрәев.
РФ янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, территорияләрне ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан, коелган яфраклардан һәм коры үләннән вакытында чистартуны тәэмин итәргә кирәк. Биналардан һәм корылмалардан 50 метрдан ким ераклыкта урнашкан урыннарда чүп, үлән калдыклары яндырырга ярамый. Шулай ук авыл җирлекләре территорияләрендә ягулык калдыклары чүплеге урнаштыру тыела. Коры, эссе һәм җилле һава торышы сакланганда, шулай ук авыл җирлекләре территорияләрендә янгынга каршы махсус режим кертелгәндә, учаклар тергезү, аерым участокларда янгын куркынычы тудыручы эшләр башкару катгый тыела. Биналар арасындагы юлларны төзелеш һәм башка материаллар белән каплап бетермәгез, бу янгын сүндерү техникасы йөрүгә комачаулый, ди белгечләр.
– 2021нче елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең “Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен раслау турында”гы карары үз көченә керде. Урман янындагы территорияләргә ия булган яисә алардан файдаланган җир кишәрлекләре хуҗалары шушы җирләрне коры үләннән, чүп-чардан һәм башка ягулык материалларыннан чистартуны тәэмин итәргә тиеш. Өстәвенә, моны урманнан кимендә 10 метр киңлектәге полосада эшләргә кирәк. Янгыннан саклауның башка варианты да каралган – янгынга каршы кимендә 0,5 метр киңлектәге минераль полоса яки янгынга каршы башка барьер белән урманны бүлеп кую кирәк, – ди Рәфил Асылгәрәев.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән 01, 101, 112 телефоннары аша хәбәр итү сорала.
– Сер түгел, ял итәргә барыбыз да ярата. Мөслимлеләр сулыклар һәм елгалар янына, балык тотарга һәм ял итәргә чыга. Еш кына мондый ялларда учак ягабыз. Табигатебезне саклыйк, янгыннарга юл куймыйк! – ди райондашыбыз Рүзәл Минһаҗев.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.32 маддәсе нигезендә гражданнарга – 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр; вазыйфадагы затларга – 15 мең сумнан 25 мең сумга кадәр; юридик затларга 150 мең сумнан 250 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев