Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Урман иле"ндә - табиб

"Урман иле" лагере көн саен кунаклар кабул итә.

“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагереның соңгы сменасының яртысы узып бара. Вожатыйлар балалар белән танышып беттеләр, аларның нәрсә белән кызыксынуларын инде беләләр. Көн саен хәрәкәтле уеннар үткәрелә, балалар арып китсәләр, әхлак дәресләре оештырыла, аннан соң спорт уеннары уйнатыла. “Мизгел” яшьләр үзәге хезмәткәрләре килеп күңелле эстафеталар, футбол буенча турнир, кызыклы әңгәмә оештырган. Шифаханә хирургы Хамматов Дамир Рафкатович балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә файдалы булган лекция укыган, яраларны ничек тегәргә, ничек итеп җәрәхәтләрне дөрес бәйләргә икәнен күрсәткән. Ашханәдә кулланылучы  савыт-саба юа торган губка табиб өчен  “пациент” ролен башкарган. Балалар  тормышта кулланырдай файдалы яңалык ишетәләр, яңа кешеләр белән аралашып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев