Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман иле балаларны көтә

Хәзерге вакытта лагерьны яңа сезонга әзерләү бара. Мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Аяз Бәдретдинов сүзләренчә, “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда быел да традиоцион рәвештә өч смена оештырылачак.

 Пандемия шартларына бәйле буларак, беренче сменага узган елдагыга караганда 50 процентка кимрәк – 30 бала тупланачак, смена 1 июльдән 21 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче һәм өченче сменаларга 80шәр бала кабул ителер, дип планлаштырыла. Бүгенге көндә вожатыйлар, хезмәткәрләр штаты да тупланган.
Капкадан үтүгә, пөхтәләп җыештырылган лагерь территориясе каршы ала. Лагерь тирәлеге чабылган, чүп үләннәреннән арындырылган. Заманча спорт мәйданчыгы, өр-яңа футбол, баскетбол зоналары балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга зур этәргеч бирә, билгеле. Лагерь территориясендә бүгенге көн таләпләренә җавап бирердәй спорт җиһазлары  булу – куанычлы күренеш.
Эшчеләр, ял зонасы, беседка, утыргычларның иске буяуларын чистартып, аларны яңарту-буяу белән шөгыльләнә иде. Эш күләме шактый әле. Биредә хезмәт куючыларның барысы да, “Урман иле”н ачуга әзерлекне тиз арада төгәлләргә кирәк икәнен аңлап, тырышып эшли.
Узган елларда корпуслар заманча материаллар белән матурлап тышланган. Эчке өлешендә бүлмә-коридор түшәмнәре, коридор диварлары табигый материал – агач белән капланган. Душ, бәдрәф зоналары да балаларга уңайлы итеп җиһазландырылган. Урман тирәсенә урнашкан агач йортларда яхшы итеп ял итәргә барлык шартлар тудырылган.
– Корпусларда җыештыру эшләре бара. Алдан биналарда кимерүчеләргә каршы дератизация, дезинфекция үткәрелде. Беррәттән бүлмәләргә җиһазлар да урнаштырыла. Безгә мәктәптән тыш үзәктә хезмәт куючылар зур ярдәм күрсәтә, бер эштән дә баш тартмый. Янгынга каршы көрәш органнарыннан лагерьны ачарга рөхсәт алынды. Санэпидемстанция тикшерүе узасы бар, –  ди “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере җитәкчесе Марат Шәйхәйдаров.
Быел коронавируска бәйле буларак, сменалар эшчәнлеге үзгә оештырылачак. Бу очракта лагерь эшчәнлеген оештыруга санитар-гигиеник таләпләрне катгый үтәү күздә тотыла. Ашханәдә утыручылар арасында метр ярым ара сакланырга тиеш. Балалар янына әти-әниләрнең хәл белергә килүләре дә тыела. Балаларның тән температурасы көн дәвамында берничә кат үлчәнәчәк. Урын-җир әйберләренең чисталыгы, антисептиклар белән тәэмин ителеш игътибар үзәгендә торачак.
“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере хезмәткәрләре, ял сменалары тиешле таләпләргә тәңгәл килерлек итеп, сәламәтлек куркынычсызлыгын үзәккә куеп оештырылачак, дип ышандыра. Районыбыз балалары җәйге ялларын файдалы итеп үткәрерләр, сәламәтлекләрен ныгытып, яңа уку елына ял итеп, белем алу өчен көч туплап килерләр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев