Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман арты авыллары – урбанизация корбаны?

Авыл җыеннарында шактый йөрелде. Җирлек башлыкларының отчетларын да күп тыңладык. Аларның эчтәлеге бер үк характерда. Чөнки күпчелек җирлекләрдә алып барылган төзү-төзекләндерү эшләре дә бертөрле, бер-берсенә аваздаш проблемаларны да хәл итәләр. 

Уртак проблемалар
Җитәкчелектән генә тормаган һәм чишелеше авыр проблемалар да җитәрлек. Авыллар картая, демография тәгәрмәче елдан-ел түбән тәгәри. Халык, эш эзләп, якын-тирә шәһәрләргә китә. Баек авыл җирлегендә узган җыенда да бу проблемалар калку итеп күтәрелде. Узган ел дүрт авылга нибары 1 бала туган. Балалар бакчасына 6 сабый йөри, аларга 4 персонал (!) хезмәт күрсәтә. Бүген Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә 29 бала укыса да, киләчәк өчен борчылалар. 
– Быел 1 класска ике генә бала керәчәк. Бакчага бер бала килер дип көтәбез. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бар бит җирлектә, аларны бакчага йөртсәгез иде. Үз кулыбыз белән мәктәп һәм бакчаны япмыйк, – диде мәктәп директоры Илнар Яббаров. 
Октябрь авыл җирлегендә узган җыенда да күтәрелде демография мәсьәләсе. Күршеләреннән аермалы буларак, биредә узган ел балалар бакчасы ябылган. Башлангыч мәктәптә дә нибары 4 бала белем ала. Узган ел җирлектә бер бала да тумаган. Җирлекләрдәге эшсезлекнең дә йогынтысы бар монда. Яшьләр читтә эшли торгач, гаиләсен алып шәһәргә күченеп үк китү ягын карый. Баекта әнә узган ел ике гаилә шәһәргә китеп төпләнгән. Гомумән, җирлектә эш яшендәге 264 кеше булып, аларның 108е авылда пропискада гына: читтә яшиләр яки эшлиләр. 
Октябрь җирлегендә дә буш ихаталар арта бара. Дүрт авылдагы 233 ихатаның 177сендә генә кеше яши. “Исәптә бар, санда юк” кешеләр дә шактый. Эш яшендәге 168 кешенең 66сы читтә яшәп эшли. Читтә эшләп тә авылда яшәүчеләр саны – 69. Җитмешенче еллар ахырыннан башлап, безнең төбәктә барган урбанизация сәясәтенең ачы җимешләре бу. Колхозлар таралуның, авыл хуҗалыгында күзәтелгән техник прогрессның да йогынтысы зур, билгеле.
Башкарылганнар белән генә канәгатьләнмиләр
Үзара салым программасы гамәлгә кергәннән бирле авылларда яшәү өчен уңай мохит тудыру юнәлешендә күп эшләнә. Асфальт җәю үк булмаса да, юллар төзекләнеп бетеп килә. Баек җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов сүзләренә караганда, үзара салым акчасына Сәфәрдә 400 метрдан артык юл ремонтланган, Дусай клубының түбәсен алыштырганнар, Баекта зират коймасы яңартылган. Соңгы вакытта эчә торган суның сыйфатына да игътибар бирелә. Баекта да суның составын тикшерткәннәр, су башнясына документ эшләтү өчен дә шактый акча тотылган, башня тирәсен коймалап куйганнар. Быел үзара салым акчасына авылның яшәешен тәэмин итүче агымдагы эшләрдән тыш, урам юлларын, су системаларын төзекләндерү, Дусайда клуб ремонтын дәвам итү, Баек клубында музей бүлмәсе, санузел ясау, мәктәп белән ике арага койма кою һ.б. эшләр каралган.
Октябрь җирлегендә дә үзара салым акчасына башкарылган эшләр шактый. Октябрь авылы чишмәсенә илтүче юлны, тыкрыкны төзекләндергәннәр, Сөякәй, Әндереш авылларында урам юлларын ремонтлаганнар. Ел дәвамында юлларны тәртиптә тоту, урам утларын карап тору өчен шактый финанс сарыф ителгән. Быел җыелачак үзара салым акчасы хисабына башкарыласы эшләр дә тәгаенләнгән.
Үзара салым акчасының үз авылы һәм конкрет эш өчен тотылуын күргәннән соң, беркем мәҗбүр итмәсә дә, акчаны күпләп җыючы авыллар да бар. Октябрь җирлегенә керүче Әндереш авылында, мәсәлән, узган ел, үзара салым акчасын 2шәр мең сумнан җыеп, урам юлын ремонтлаганнар. Җирлекнең башка авылларында быел үзара салым акчасын 700 сумнан җыярга планлаштырсалар, Әндерештә 1000 сумнан билгеләгәннәр. Субсидия белән бергә 75 мең сум җыелачак акчаны урам утларын, юлларны карауга, буш ихата алларын чабу кебек эшләргә тотарга ниятлиләр.
Хөрмәт
Баекта да, Октябрьдә дә җыеннарның йомгаклау өлеше ошады. Баекта, быелдан башлап, 65 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк юбилярларны котлауны оештырырга булганнар. Ул көнне Әлифә Әгълетдинова, Гөлдаһира Нуриева, Тавис Сәетов, Мөдәрис Садыйков, Фәния Шәгалиева авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы исеменнән котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Октябрь җирлегендә мондый матур гамәл узган елларда ук башланган иде. Коронавируска бәйле юбилярларны өйләренә барып котлаганнар. Зәйтүнә Нуриеваның җитәкчелектән алып, халыкка хезмәт күрсәтүче барлык тармак хезмәткәрләренә ихластан рәхмәт җиткерүе дә күңелгә сары май булып ятты. Җыеннарда катнашкан район башлыгы Рамил Муллин сүзләренчә, кешенең хезмәтенә бәяне шулай үзе исән чакта бирергә, рәхмәтне дә вакытында әйтә белергә кирәк шул. 
Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев