Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урлашкан өчен

Район прокуратурасы 45 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәнең 3 бүлеге “а” пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты – әлеге зат, торакка рөхсәтсез кереп, хуҗаның кыйммәтле техникасын урлаган.

Судта билгеләнгәнчә, 2019нчы елның 30 октябрендә Х. ындыр артыннан берәүләрнең хуҗалыгына үтеп керә. Кадак суыргыч белән йозакны вата да ишектән торак йортның верандасына керә. Аннан ул “Нева МБ-2” маркалы мотоблок һәм “Варяг БТ-5222Т” маркалы бензинда эшләүче үлән чапкычны урлап чыга. Мотоблокның бәясе – 20 мең сум, триммерныкы – 2700 сум.

Х. үзенең гаебен тулысынча таныды, кылганына тәүбә итте, зыянны каплады, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. Суд Х.ны гаепле дип тапты һәм аңа 1 ел 6 ай сынау вакыты белән 1 ел 6 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев