Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылар киңәште

Быел район педагоглары лаеклы ялга 18 хезмәттәшен озатты. Аларга алмашка сигез яшь белгеч килде.

Быел район педагоглары лаеклы ялга 18 хезмәттәшен озатты. Аларга алмашка сигез яшь белгеч килде. “Сыйфатлы шартлардан – сыйфатлы нәтиҗәгә” темасы астында үткән мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе шушындый моңсу да, күңелле дә мизгелләр белән башланды. 
Киңәшмәнең пленар утырышы Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында үтте. Чараны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов алып барды. Киңәшмә эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова катнашты һәм чыгыш ясады. Шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, Мөслимдәге “Карлыгач” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Зөһрә Шәяхмәтова, Күбәк урта мәктәбе директоры Ләйсинә Мөхәмәдиеваның чыгышлары тыңланды. Киңәшмә ахырында балаларга һәм яшьләргә белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә уңышларга ирешкән бертөркем мәгариф хезмәткәрләренә Россия Федерациясе, республика хөкүмәте, район һәм мәгариф бүлеге бүләкләре тапшырылды. Шулай ук төрле номинацияләрдә җиңүгә ирешкән балалар бакчалары, төп һәм урта мәктәпләр бүләкләнде. Киңәшмәнең пленар өлеше проект резолюциясен кабул итү белән төгәлләнде. Тәнәфестән соң чарада катнашучылар игътибарына зур концерт тәкъдим ителде. 
Мөнирә Арсланова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев