Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылар хөрмәтләнде. ФОТОРЕПОРТАЖ

Районыбызның мәгариф хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтте. Район мәдәният йортында укытучыларны иң элек укучылар сәламләде.

 

– Без – әти-әниләр бер баланы тәрбияләгәндә дә кайчак аптырап калабыз. Ә сез сыйныф саен 20-25 балага тәрбия бирәсез. Хезмәтегез авыр, әмма хөрмәтле. Сезгә сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим, – диде Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Хуҗин һәм бертөркем мәгариф хезмәткәренә район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәм, гадәттәгечә, бүләкләргә бай булды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, коллегаларын тәбрикләп, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләде. Бертөркем мәгариф хезмәткәре ТР профсоюзлары комитетының Мактау грамоталарына лаек булды.

Шулай да бәйрәмнең иң матур, иң кульминацион мизгеле мәгариф өлкәсендә гаиләләре белән эшләүчеләрне хөрмәтләү булды кебек. районыбызның төрле мәктәпләрендә хезмәт куючы 21 пар сәхнәгә күтәрелде! Укытучы гаиләләренә истәлек бүләкләре тапышырлды. Гомере буе балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен фидакарь хезмәт куйган мәгариф ветераннары Бания һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар бүләкне Альберт Хуҗиннан кабул итте.

– Бүген мәктәпләрне әйләнеп чыкмалы түгел – барысы да зәвыклы һәм заманча җиһазланган. Мәктәптән тыш шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр күп: сәнгать мәктәбе, спорткомплекс, бассейннар эшли. Без, ике сменалы мәктәптә эшләгәндә, болар турында хыялланмадык та, – диде Бания апа.

– Укытучы профессиясен сайлавыма беркайчан да үкенмәдем. Коллективта шулкадәр рәхәт эшлибез! Укучыларым, әти-әниләр белән үземне бер гаилә кебек хис итәм, – ди Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы Йолдыз Әсадуллина. – Тормыш иптәшем Илнур Радилович та – укытучы. Бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз, эшкә бергә барабыз, бергә кайтабыз. Бүген, гаиләбезне сәхнәгә чыгарып, хөрмәт күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт!

Бердәм дәүләт имтиханнарында укучылары югары баллар җыйган укытучылар да (Михайловкадан һәм район үзәгендәге өч мәктәптән 14 укытучы!) бүләкләрне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова тапшырды. “Укытучы һәм укучы хөрмәте” акциясе кысаларында төрле өлкәләрдә хезмәт куючы җитәкчеләр укытучыларын тәбрикләделәр. Мәгариф ветераннары Тәслимә Габдрахманова, Шәмсия Фәһимова, Чәчкә Галиева, Рәмилә Хәлимова район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗановтан – ихлас теләкләр, ә укучыларыннан чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр кабул итте.

– Рәмилә Сөббуховна – минем иң яраткан укытучым! Ул безне 1 сыйныфка кабул итеп алды. Авыл мәктәбе булса да, 25 бала идек. Авыл мәктәбе өчен бу – бик күп! – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. – Рәмилә апа һәрвакыт ачык йөзле, ягымлы булды. Укырга, язарга өйрәтүдән тыш, бездә тормыш өчен мөһим матур сыйфатлар, күркәм гадәтләр дә тәрбияләде.

Мәгариф өлкәсендә 30 елдан артык хезмәт куйган райондашларыбыз аерым хөрмәтләнде. 18 мәгариф хезмәткәре бу өлкәдә – 30 ел, ундүрте 35 ел эшли! Бер укытучы – 40, өч укытучы 45 ел хезмәт стажына ия! Еллар узгач, яшь укытучыларга да шулай хөрмәтләнергә һәм укучыларыннан рәхмәт сүзләре ишетергә ясын!

Римма Афзалова.

Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев