Укытучы
Беренче сентябрь – Дилә Йосыпова өчен матур, нурлы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч көн. Бөтен хезмәт юлын балалар тәрбияләүгә биргән ханым һәр сентябрьне зур дулкынлану белән каршылый.
Районда зур абруй казанган гаиләдә үскән кызга күп ишекләр җиңел ачылган булыр иде. Мөмкинлекләрдән файдаланып җылы урыннарга урнашучылар очрый шул ул. Ләкин гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Галиәскәр гаиләсендә мондыйга урын юк. Әйе, бар иде ул чорның шундый матур күренешләре. Илеңә, халыкка файдалы булырга омтылу! Хәзер боларны онытырга тырышалар.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр бит. Дилә гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый һәм зур хыяллар белән хезмәткә керешә.
Тойгелдегә Симәк мәктәбеннән Әхәт Һади улы белән киләләр алар. Тойгелде ярдәмче-интернат мәктәбенә тел белгече кирәк була. Бөтенләй таныш булмаган яңа өлкә. Әнә шушында сынала да инде ата сүзе, ана сөте белән кергән тәрбия. Сәламәтлек хәлләренә бәйле рәвештә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү хикмәтләре турында сөйләү авыр. Үзенчәлекләре күп шул аның. Балалар еш кына уңышсыз гаиләләрдә тискәре гадәтләр җыеп, яхшыны-яманны аермыйча яшәргә күнеккән. Талаш-ызгыш, хәмер сөреме таныш аларга...
Мәктәпкә килеп керүгә балалар яңа кешегә ике күзләрен тутырып, сынап карыйлар: кем бу? Шул арада ят итүләре, шул арада үз итүләре бар. Бөтенләй чит итүләре дә ихтимал. Алайса беттең! Мондый мәктәптән бөтенләйгә китүең хәерле.
Дилә ханым шул балаларга якын килә белде. Укытучы булып калган хәлдә, балалар әниләреннән алырга тиешле күңел җылысын да бирергә тырышты ул укучыларга. Бу бер дә гади түгел. Яралы сабый синең белән аралашсын өчен күпме күңел көче сарыф итәргә кирәк, ул бит әле кайчак бөтен тырышлыгың, хезмәтең суга салган кебек тә була... Гаиләдә алган тәрбия нык итте Диләне. Һәм инде менә ул мәктәпкә килеп керүгә укучылар аны сырып ала. Кочалар, алдына утырырга омтылалар. Һәркайсы Диләнең җылысын тоярга ашыга: “Апа, мин бүген йөгереп егылдым...”, “Апа, минем өйгә кайтасы килми...”, “Апа, миңа конфет бирмәделәр...”
Әнә шунда башлана Диләнең дәресе! Менә инде укучылар бергә- бергә сыйныфка керәләр. Менә алар парта артына утыралар. Кайсысы китаптан кычкырып укый, кайсысы яттан сөйли. Тактадан күчереп язалар.
Кыңгырау яңгырады, укучылар, дәресне башлыйбыз, дип кенә сабак биреп тә булмас иде бәлки. Ә бит аларны илебездә дәүләт теле булган русчага өйрәтергә кирәк! Аларга да дәүләт учреждениеләренә керергә, документ-кәгазьләр укырга кирәк булачак, тормыш бит ул беркемгә дә ташлама ясамый. Аңларга һәм авырлык тойганда ярдәм сорый белергә кирәк. Кирәк, кирәк, кирәк... Ә тормышы ачыдан башланган баланы дөньяны дөрес танып белергә ничек өйрәтергә? Ничек итеп үз теләгәнен әйтә белеп, үз дигәненә ирешергә өйрәтергә? Укучыдан шәхес тәрбияли белмәсәң, дәресләрең шау-шуга әверелеп, буш вакыт уздыруга калуы ихтимал. Һәр балага аерым якын килмәгәндә ниндидер нәтиҗә көтәсе дә юк.
Филолог була торып, психолог та булды ул, дефектолог та булды. Югары белемле рус телчесе районда беренчеләрдән булып дефектолог дипломы алды. Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга рус телен укыту буенча Дилә Галиәскәр кызы тарафыннан төзелгән авторлык программасы укытучыларның белемен күтәрү институтында расланды. Шушы программа нигезендә рус телен укытты.
Бөтенләе белән мәктәп мәшәкатьләренә чумып калганда, бәлки, ирешүләр чикләнер идеме? Төп таянычы, башкаларга үрнәк итәрдәй матур гаилә булмаса. Ире Әхәт белән үзешчән сәнгатьтә ныклап ачылдылар алар. Мөслим үзешчәннәре коллективы составында милли җырлар башкаручы буларак чит илләрдән үк йөреп кайттылар.
Гаиләләрендә хәзер инде башлы- күзле булган ике уллары үсте. Оныклары сөендереп, яшәү көче өсти.
Ә шулай да мәктәп елларын оныта алмый Дилә ханым. Күпме юллар эзләп табып, күпме төеннәр чишелгән, күпме күңел көче сарыф ителгән бит анда! Үзеңнең күңелең салган мәктәп, үзеңнең тормышың бит инде ул. Онытып булмый аны.
Фидакарьлек дисәк, нәкъ Дилә Галиәскәр кызына карата кулланырга кирәк тә инде аны!
Гөлнур Габделхакова.
Фото – Д. Йосыпованың гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев