Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укырга кирәк!

Соңгы елларда: “Газе­та озак яшәмәячәк. Яңа технологияләр чорында ха­лык мәгълүматны интер­нет аша ала”, – дигән фикер­не еш ишетергә туры килә. Килешәм, интернет-сайт­лар, социаль челтәрләр аша мәгълүмат минуты-секун­ды белән килеп ирешә. Тик бу вакытлы матбугат юкка чыга, дигән сүз түгел.

 

Россия матбугатының 300 ел­дан артык тарихы бар. (1703 елда “Ведомости” газетасының берен­че саны дөнья күргән). Өлкәннәр әйткәндәй, газета Бөек Ватан су­гышы елларында да эшен тук­татмаган. Аңлыйм, заманча технологияләр, цифрлашты­ру чоры. Берничә дистә ел элек: “Кино, театр, китаплар, газеталар – берсе дә булмаячак. Тоташ теле­видение генә булачак”, – дип юра­салар да, телгә алынган сәнгать төрләре дә, газета да яши бит әле! Дөрес, бүген телеканалларның аудиторияләре кими, алар интер­нетка күчә. Әмма телевидение дә эшчәнлеген дәвам итә. Шул ук ва­кытта виртуаль дөньяда бүген со­циаль челтәрләр популяр. Кул­ланучылар кыска һәм конкрет мәгълүматка өстенлек бирә. Ягъ­ни заман белән бергә ихтыяҗ да үзгәрә. Сайлап алу мөмкинлеге зур булу исә һәркемгә үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Кыскасы, электрон мәгълүмат чараларының да, бас­ма матбугатның да үз кулланучы­сы бар.

2022 ел Татарстанда цифрлаш­тыру елы дип игълан ителде. Бер көн килеп, материалларны да ро­ботлар яза башламагае! Әмма, кы­ска хәбәрләрне язган очракта да, ясалма интеллект аналитик яки әдәби-публицистик текстларны ко­лачлый алыр микән?! Миңа калса, укучыда хис-кичерешләр уятыр­лык текстларны, күңел төпкеленнән чыккан, тормыш тәҗрибәсе белән баетылган язмаларны адәм баласы гына иҗат итә ала! Ә тел байлыгын арттыру өчен күбрәк укырга, телне камилләштерергә кирәк.

Римма Афзалова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев