Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Зар елыйдыр авыл...

Ишелеп бетеп баручы җиргә иңгән өйләр, абзар-кура калдыклары, койма баганалары... Күбесендә кайчандыр бала-чага шау-шуыннан гөрләп торган йортларның нигез ташлары да күренми.

Туган авыл, туган төбәк. Кемнәр генә яшәп, кемнәр генә китмәгән анда?! Күпме сынаулар, авырлыклар белән авылыбызны, яшәгән төбәгебезне саклап кала алган әби-бабаларыбызга, бүгенге авылдашларга мең рәхмәт!

Мин туган авылым Мәлләтамакның елдан-ел матурлануын, төзекләнүен күреп сокланам. Шатлыгым эчемә сыймый. Балалар бакчасы, башлангыч кына булса да мәктәбебез бар. Бездә халык тату да, ярдәмчел дә. Авылыбызга яшь гаиләләр кайту, балалар саны арту аның киләчәге матур һәм өметле булачагын күрсәтә.

Ләкин, ни аяныч, ташландык авыллар да бар бит әле. Ишелеп бетеп баручы җиргә иңгән өйләр, абзар-кура калдыклары, койма баганалары... Күбесендә кайчандыр бала-чага шау-шуыннан гөрләп торган йортларның нигез ташлары да күренми. Бары тик зиратлары гына утырып калган. Могҗиза белән шул авыллар кабат аякка басып, урамнарында бала-чага йөгерешсә нинди куаныч булыр иде.

Ятим калган, төссезләнгән авыл

Зар елыйдыр кебек юлга карап.

“Кайтмасмы?” – дип киткән балаларын

Көтә һаман күңеленнән барлап.

Земфира Нуретдинова-Шәмсуллина.

Мәлләтамак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев