Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Юлсызлыктан котылдык

Элегрәк кыш көннәрендә авылга кайту олы проблема иде.

Зәйтүнә Шәрипова:

– Туган авылым Исәнсеф-Чишмә – Мөслимнең иң ерак авылларының берсе. Элегрәк кыш көннәрендә авылга кайту олы проблема иде. Юлларны кар басып китү сәбәпле, машина белән авылга кереп булмый. Тимер атыңны я – Мари Бүләрдә, я Исәнсефтә калдырасың да җәяүлисең. Менә берничә ел инде сөенеп яшибез. Авылга кайтасы гына килеп тора. Чөнки кыш көне юллар һәрвакыт ачык була. Юл ачучы Илдус Солтанов иртәнге сәгать 4.00тән үк юлны чистартып куя. Юллар киң итеп ачылган, асфальттан бер дә ким түгел.

Исәнсеф-Чишмә кечкенә булса да, 6 бала башка авылда укый. Мәктәп автобусы белән йөриләр. Элек аларны йөртү дә зур борчу тудыра иде. Рәхмәт кече авыл дип, безне үги итмәгәннәре өчен.

“Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев