Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Тирә-ягыбыздагыларга битараф булмасак иде!

Чарада Түбән Табын коррекция мәктәбе укучылары да катнашып, бүләкләр алып, җырлап-биеп күңел ачты.

1 декабрьдән 10сына кадәр районыбызда инвалидлар ункөнлеге узды. Универсаль  спорт залында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм аларның тренерлары, социаль яклау бүлеге бик күңелле спартакиада оештырды. Чарада Түбән Табын коррекция мәктәбе укучылары да катнашып, бүләкләр алып, җырлап-биеп күңел ачты. Хатын-кызлар – шашка, ир-егетләр шахмат уйнады. Мөслим, Симәк, Иске Карамалы, Михайловкадан килүчеләр ярышларда актив булдылар. Соңыннан медальләр, Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Районның Иҗтимагый советы, үзәк китапханә һәм социаль яклау бүлеге уздырган “Могҗизалар кыры” уены балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Үзәк хастаханәдә пенсия фонды, социаль иминиятләштерү, халыкка социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, баш табиб катнашында очрашу узды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм ветераннар күп сорауларга җавап алдылар. 2019 елдан башлап УЗИ кабинетында ике табиб эшләячәген дә белдек. Ункөнлек кысаларында инвалидларга Мөслимдәге җәмәгать мунчасында бушлай юыну мөмкинлеге дә тудырылды.

Ни кызганыч, быел инвалидлар ункөнлеге кысаларында узган хәйрия марафонында эшмәкәрләр дә, гади халык та аз булган икән. Тирә-ягыбыздагы инвалидларга, авыруларга карата битараф булмасак иде!

Флүрә Дәүләтшина.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев