Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Сүзе эштән аерылмый

Cоңгы вакытта авылым өчен бик мөһим булган вакыйгалар турында язасым килә. Сүземне Мөслимдә туып, районда һәм республика шәһәрләрендә эшләп, үзен булдыклы, кешелекле итеп таныткан, район өчен янып йөрүче җитәкче Рамил Муллиннан башлыйм әле.

Район башлыгы булып эшли башлавының беренче көннәрендә үк, Катмыш авылына килеп, халыктан хәлләрен сорашты, хәл итәсе проблемаларны ачыклады. Бик авыр булган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Сүзендә тора белә икән. Авыл кешесенә ярдәм итү, районны төзекләндерү, яңарту юнәлешендә җиң сызганып эшли дә башлады. 
Хәзер районны танырлык та түгел. Катмыш авылына юл ясатты, чүп түгүне оештырды. Атнага бер тапкыр капка төбеннән чүпне алып китәләр. Юлыбыз төзек булгач, шоферларга да уңай. Равил Сөләйманов әнә чүп машинасында елмаеп килеп җитә дә якты йөзе белән халыкның чүбен җыеп китә. Сәламәтлек какшап китсә дә әллә кая барып йөрмибез, чөнки модульле фельдшер-акушерлык пункты салып куйдылар. Катмыш халкы гомер-гомергә эчә торган суга интекте. Бу проблема да читтә калмады. Авылга күптән түгел генә Ташлыярдан ук чишмә суы килеп җитте. Бүген чиста һәм йомшак чишмә суы эчәбез. Боларга ничек куанмыйсың да, ничек шөкерана итмисең?! Газетадан танышып барабыз: бер Катмышта гына түгел, районның башка авылларында да күләмле эшләр башкарыла бит. 
Рамил Муллинга кадәр эшләгән җитәкчеләргә дә авыл халкы әз зарланмады, югыйсә. Ярдәм итүче генә булмады. Авылда рәтле юллар, эчәргә юньле су булмагач, яшь гаиләләр читкә китү ягын карады. Авыл яшәсен өчен, аның киләчәге өчен яшьләр нык кирәк. Хәзер менә күп яшь гаиләләр авылда кала башлады. Чөнки тормыш өчен, йорт салу өчен кирәкле булган барысы да бар: участок бирәләр, юл үткәрәләр, газ кертәләр, электр линиясен сузалар. Шәһәрдәгедән бер дә калышмый торган матур йортлар төзиләр. Яшь гаиләләргә хөкүмәтнең дә ярдәме зур. Бизнес белән шөгыльләнергә, фермер булырга, үз эшләрен башларга теләгәннәргә яшел юл бүген. 
Элекке вакытта мондый зур күләмле эш башкарганнары өчен җитәкчеләргә социалистик хезмәт герое исеме бирелгән. Ә нигә безнең район башлыгы Рамил Муллинга да шундый исем бирмәскә? Минемчә, бу исемгә ул бик тә лаек. 

Фәнис Корбангалиев. 
Катмыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев