Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Рухи байлык, калеб чисталыгы өчен...

Үзебезнең җирлектәге ике китапханәгә дә (Югары Табын һәм Тугаш авыллары) йомышым еш төшә. Китапханәчеләр Фәһимә Гыйльманова һәм Флера Мәхүбрахманованы үз эшләренең осталары дияр идем. Кайчан гына барсаң яки телефоннан шалтыратып сорасаң да, китап-журналларны тиз арада әзерләп бирәләр. Юл өсте булгангамы, Флера хәтта сораган китапларны, Мөслимгә барышлый, өйгә үк кертеп чыга. 

Үземә кирәге чыккан саен, авыл һәм район китапханәләренә еш мөрәҗәгать итәм. Ә җай чыгып кына тора. Тапшырулар, язмалар әзерләгәндә “белем мәгарәсенә” мөрәҗәгать итмичә булмый. Интернет интернет инде, ә китап, газета-журналлар бөтенләй башка! Китапханәләр бик бай бит безнең. Ул район китапханәсендә нинди генә басмалар юк! Бина матур, чиста, җылы, заманча җиһазланган. Китап укучыларга мөнәсәбәт тә бик яхшы, хәтта үрнәк, дияр идем. 
Үзебезнең җирлектәге ике китапханәгә дә (Югары Табын һәм Тугаш авыллары) йомышым еш төшә. Китапханәчеләр Фәһимә Гыйльманова һәм Флера Мәхүбрахманованы үз эшләренең осталары дияр идем. Кайчан гына барсаң яки телефоннан шалтыратып сорасаң да, китап-журналларны тиз арада әзерләп бирәләр. Юл өсте булгангамы, Флера хәтта сораган китапларны, Мөслимгә барышлый, өйгә үк кертеп чыга. 
Әле шушы арада гына Югары Табын китапханәсендә булдым. Биредә дә искиткеч тәртип һәм чисталык. Яңа китаплар да кайтып тора икән. Өстәлләргә тәртипләп куелган газета-журналларны күреп, тагын бер кат куандым. Республикабызда чыга торган барлык журналларны да алдыра икән китапханә. Ә хәзерге журналлар бик сыйфатлы! Ул кәгазьләре, төсле рәсем-фотолар, эчтәлекләре дә бик бай. Укымас җиреңнән укырсың! Балалар журналлары да кайта икән. 
– Балалар йөриме соң? Укыйлармы? – дип сорыйм Фәһимәдән. 
– Мәктәп янәшәдә генә булгач, озын тәнәфесләрдә дә йөгереп кереп җитәләр. “Көмеш кыңгырау” газетасын, “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын” журналларын бик яратып карыйлар, кызыксыналар, алып та укыйлар. Бик кирәкле газета-журналлар. Эчтәлекләре бай. Балаларга киң мәгълүмат һәм белем-тәрбия бирә торган журналлар болар. Үзләре дә алдырсалар, бик әйбәт булыр иде дә, – диде дә туктап калды Фәһимә. 
Шулай шул, соңгы елларда күп ата-аналар газета-журналларга үзләре дә язылмый, балаларына да алдырмый. Ноутбук, планшет, кыйммәтле телефоннарны өстенрәк күрәләр, ахрысы. Кечкенәдән шундый заманча “аппаратлар”га күнеккән балалар тора-бара зомбилашып бетмәсләр микән? Бу турыда күп язалар һәм телевизордан да күрсәтеп торалар. Әлбәттә, урынын һәм чамасын белеп кулланганда, бик файдалы һәм кирәкле “аппаратлар” да... Әмма күп кенә ата-аналар, балаларының компьютерга капланулары, туктаусыз телефонда казынулары турында бер-берсенә зарланышалар. Хәзерге балаларның һәм яшьләрнең, урамда йөргәндә дә, кулларында телефон, колакларында – наушниклар. Беркөнне, “Мизгел” яшьләр үзәге тирәсенә җитәрәк, каршыма ике яшүсмер килә. Берсенең телефоныннан нәрсәдер карыйлармы, укыйлармы... Үзләре шаркылдап көләләр. Читкәрәк тайпылып калмасам, таптап китәләр иде. Беркемне күрмиләр, ишетмиләр! Әле бервакыт телевизордан күрсәттеләр: бер кыз телефонына капланып бара торгач, фонтанга кереп чумды. Чыккач, каз кебек кагынып алды да, телефонына текәлеп, тагын юлын дәвам итте. Моңа ни дисең инде?! 
Әлбәттә, заманнан артта калып булмый. Тегесе дә кирәк, монысы да! Ләкин ничәмә-ничә гасырлар буе безнең аң-белемебезне арттырып, бүгенге цивилизациягә китереп җиткергән галиҗанәп Китап, көндәлек яңалыклар белән таныштырып, тормыш-көнкүрешебезне файдалы һәм кирәкле мәгълүматлар белән тулыландырып баручы газета-журналларга да хыянәт итмәскә иде. Уйлап карасаң, бер хәзинә бит алар! 
Еш кына матурлык турында сүз чыкса, “матурлык дөньяны коткара” дияргә яратабыз. Ә бит бу гыйбарәнең авторы бөек рус язучысы Ф. М. Достоевский рухи матурлык, күңел матурлыгы турында әйтә. “Красота (душевная) спасет мир, а некрасивость (злоба, равнодушие, эгоизм) убьет”, – ди “Идиот” романының 18 яшьлек герое Ипполит Терентьев. Әнә шул рухи матурлыктан баш тартып, усал, битараф, эгоист булмасак иде. 
Киләсе ел өчен газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Балаларыбызны, һич булмаса, берәр газета яки журналга яздырыйк әле, әти -әниләр! Әби-бабайлар оныкларына бүләк итеп яздырсалар, тагын да яхшырак булыр. Алып биргән ялтыравыклы күлмәкләр, кыйммәтле уенчыклар бик озак сакланмас, ә рухи байлык бирүче китап, газета-журналлар балаларыбызның җаннарын баетып, калебләрен дә чистартыр! 

Гөлфия Мөхәмәтгәрәева, мәгариф ветераны. 
Тегермәнлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев