Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Подполковниктан Яңа ел бүләге

Хезмәтемнең беренче, 1972 елын озатып, яңасын каршылаган төнне гомеремдә дә онытасым юк. Шул сихри төндә “бәхетемә” каравыл хезмәтен үтәү насыйп булды. Җитмешенче еллар башының бик тә шомлы, борчулы чорлары иде.

Ипләп кенә үткән гомерем сәхифәләрен барлыйм. Хатирәләр йомгагын сүтә-сүтә, уйларым ерак үткәннәргә, яшьлегемнең чәчәктәй матур, киләчәккә әллә нинди якты планнар белән яшәгән чакларыма барып тоташа. Тормышымда төрле вакыйгалар булды. Шулар арасыннан берсе йөрәгемә аеруча якын. Гомерләр узган саен, җаныңда сагыну, җирсү хисләре көчәя генә бара икән ул. Солдат сукмакларыннан бергәләп узган “служак” дуслар искә төшә. Шулай булмыйча соң? Бергәләп ничәмә-ничә казан солдат боткасы, күпме пот тоз гына ашалгандыр?!

Хезмәтемнең беренче, 1972 елын озатып, яңасын каршылаган төнне гомеремдә дә онытасым юк. Шул сихри төндә “бәхетемә” каравыл хезмәтен үтәү насыйп булды. Җитмешенче еллар башының бик тә шомлы, борчулы чорлары иде. “Даманский” вакыйгаларының әле тузаны да басылмаган. Бер яктан – самурайлар, икенче якта маочы хунбейвиннар ырлап кабынырга гына торалар. Сарафан радиосы гел-гел ишеттерә тора: менә бүген, булмаса иртәгә, барыбер нәрсәдер булачак! Сүз уңаеннан әйтим әле: хәрби операция үтәү өчен Уссури елгасындагы мәгълүм объектка нәкъ менә безнең частьтан 18 “Град” установкасы, җәмгысе 720 ствол барып, азынган хунбейвиннарны бераз “акылга китереп” кайтканнар да инде.

23.00-1.00 сәгатьләр арасында узачак каравыл вахтамның яртысы – иске, калганы Яңа елга туры киләчәк. Менә бу инде сюрприз. Киңәйтелү ихтималы булган тулы бер дивизиягә җитәрлек иң заманча электрон-оптик приборлар саклаучы объектта кизү торачакмын. Һәркайсы баш бәясе торырлык. Тагын дистәләгән мең “нз”да торучы “стрелковый” корал, “боеприпас” һәм башкалар.

Сөякләрне сындырырдай 35 градуслы котып суыгында туктаусыз хәрәкәтләнеп, объектны тикшереп йөрим. Төньяктан исүче якут җиле битләрне кисә. Фирменный бияләйләрдә күшеккән бармаклар бернәрсә дә тоярлык түгел. Шинель өстеннән иңнәремә пот ярымлы толып ябылган. Еллар тузаныннан юкә курысыдай тупасланган үзе. Аякларда – биек “платформалы”, соңгы үлчәм олтанлы киез итекләр. Тарихтан кольчугалар кигән Чуд күле рыцарьларын хәтерлисезме? Ялгыш кына сөрлегеп егыла калсаң... Читтән ярдәм булмыйча торып, басарлык та түгел.

Зыңлап торган коточкыч суык, тын һаваны ярып, гөрес-гөрес итеп, ерактан шартлау авазлары килеп иреште. Яңа елның аерылгысыз атрибуты, фейерверклар канонадасы башланды. Әһә! Яңа елга да атлап кергәнбез, димәк! Карга мыскыл итеп китәрдәй хәлдә авызымны ачып, шул искиткеч манзарадан хозурланып торганда күзләрем бик шикле нәрсәне тотып алды. Шактый озын объектның аргы башында, сүрән генә сирпелүче ут яктысында, ниндидер соры шәүләләр килеп чыгып, караңгыга кереп тә югалдылар. Нәрсә бу? Күземә генә күренәме? Әллә смена киләме? Нилектән шулай вакытсыз әле? Шыгырдавык каты кардан тиз-тиз килүләрен чамалап, яшен тизлегендә бер фикергә киләм: объектка һөҗүм бит бу! Кинәт тәнем буйлап ут көлтәсе йөгерде. Ни арададыр иңсәләремне изеп-сытып торган толыбымны читкә очырдым. 4-5 секундтан тугры дустым – “Калашым” тулы әзерлек хәлендә иде инде. Бугазым ярылырдай яман акырып әмер бирәм: “Туктагыз, атам!” Секундка да соңармыйча, миннән дә катырак тонда җавап командасы ишетелә: “Отставить!” “Неопознанныйлар” арасыннан таныш тавышны танып туктап калам. Җанымда әллә нинди ямьсез уйлар кайный. Сакчы өчен закон булган “Каравыл хезмәте уставы” минем гаеп белән соң дәрәҗәдә тупас бозылды. Моның өчен баштан сыйпамаслар, әлбәттә.

Кыскача формальносттан соң, каршыма ихлас елмаеп полк штабы начальнигы – подполковник Демидов килеп басты. “Иптәш солдат! Яңа ел белән сезне!” – дип, кулларымны кысты. Әле җитмәсә, серле генә итеп күз кысып куйгандай итә үзе. “Ну, молодец! Уяу хезмәтең өчен рәхмәт!” Сменага чыгып киткәнче үк алда булачак шушы күңелле ритуал турында ник кисәтмәделәр соң безне? Кайтышлый ук юлым туры “губа”га булыр дип бик каты борчылдым. Мәрхәмәтле җитәкчем истәлекле Яңа ел бүләге әзерләгән булып чыкты. Журналга язып, миңа благодарность язып киткән иде!

Туганнар! Дуслар! Райондашлар! Һәммәгезне дә Яңа 2019 ел белән ихлас котлыйм! Көткән өметләр тизрәк тормышка ашсын! Сәламәтлек, аяк күк йөзе, тулып торган мул бәйрәм табыннары телим! Басуларда икмәкләр ишелеп уңсын! Җиләк-җимешләрдән бакчаларда агач-куаклар сыгылып утырсын! Шулар булса, ашы-суы да, җыры да булыр!

Тимерхан Шәрәфетдинов.

Баек.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев